Патша Пётр I нең 1719 елның 8 гыйнварында һәм Юстиц-коллегиянең 1719 елның 15 июлендә чыгарылган фәрманнары белән оештырыла.

Үзенә буйсынудагы мәхкәмәләрдә хәл ителгән җинаять (үтерүләр, юлбасарлык, талаулар, урлаулар, өйләнешүгә кагылышлы законнарны бозулар) һәм гражданлык (бурычларны түләмәү, зыян китерү һ.б., милек дәгъваларыннан башка) эшләрен тикшерү һәм яңадан карау, җирле идарә чиновникларының законсыз гамәлләре турындагы эшләрне тикшерү, түбәнрәк дәрәҗәле (1722 елга кадәр), провинцияләрдәге (1722 елдан соң) мәхкәмәләрнең һәм милек биләүгә хокукы расланган таныклыклар («крепость») бирүче контораларның эшен контрольдә тоту белән шөгыльләнә, кайбер административ һәм полиция вазифаларын башкара.

Президент, вице-президент, асессорлардан (судьялардан), 1722 елдан прокурордан гыйбарәт була. Кабулханә, канцелярия, канцеляриядән тыш хезмәткәрләрне үз эченә ала. Казан надворный мәхкәмәсе составына секретарьлар, канцелярия хезмәткәрләре, күчермә алучылар, йомышчылар, каравылчылар һәм палач керә; барлыгы 40 лап кеше.

Сенатка һәм Юстиц-коллегиягә буйсына. Император Екатерина I нең 1727 ел 24 февраль Фәрманы б-н бетерелә, вазифалары Казан губернасы канцеляриясенә, провинция һәм воеводалар канцеляриясенә тапшырыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 5. № 3202, 3261, 3269; Т. 7. № 5017.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Органы суда в Казанской губернии в XVIII — начале XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3;

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 3.                              

Автор – Е.Б.Долгов