- РУС
- ТАТ
архитектор, ТАССРның (1985 ел) һәм РФнең (1992 ел) атказанган архитекторы
1939 елның 15 октябрендә Курган өлкәсенең Шатрово авылында туган.
1968–1977 елларда «Татгражданпроект» институтында архитектор, 1977 елдан «Казгражданпроект» институтында баш архитектор.
2001 елдан бүлек мөдире.
1988–1991 елларда РСФСР Архитекторлар берлегенең Татарстан оешмасы рәисе.
И.Д.Галанин проектлары белән Казанда ДОСААФ бинасы (1979 ел), «Новинка» сәүдә һәм күргәзмәләр комплексы (1985 ел, И.Г.Нургалиев белән бергәләп), Казан медицина университетының уку корпусы (1990 ел), «Сувар» АҖнең офис бинасы (1994 ел) төзелә; КазХимНИИ институты (ТР Милли архивы итеп үзгәртелә, 1997 ел), ТР Министрлар Кабинеты (1998 ел) биналары, шулай ук ВИКОның (хәзер «Казан ярминкәсе») үзәк павильоны (2000 ел, А.Ф.Хисамов белән бергәләп), ТРның Финанс министрлыгы бинасы (2000-2001 еллар) реконструкцияләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.