Тарихы

Авылга 1700 елга кадәр ясаклы чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Бирдебәк исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1891 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1893 елда 28 ир бала һәм 4 кыз бала укый, 1909 елда − 33 ир бала һәм 1 кыз бала). 1909 елда бер класслы рус-чуаш катнаш земство мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда Никольский чиркәве (1903 елда төзелә, 1925 елда яна), җил һәм 2 су тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерчелек, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете, җомга саен базар, 14 сентябрьдә ярминкә эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2837,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Тимошкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Ворошилов һәм Андреев исемендәге колхозлар оештырыла, 1950 елда Андреев исемендәге колхозга берләшәләр, шулай ук аның составына “Бөтенроссия Коммунистлар (большевиклар) партиясенең XVII съезды” колхозы (Алексеевка авылы), “Канаш” (Сергеевский поселогы), “Алга” (Фёдоровка авылы) керә, алар 1955 елда мөстәкыйль “Алга” колхозына бүленеп чыгалар.

1957 елда Андреев исемендәге колхоз “Победа” дип үзгәртелә, 1998−2005 елларда “Канаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1852 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1970 елда яңа бина төзелә).

1991 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла (оештыручылары – М.Г.Мулеев, Н.А.Румянцев).

Авылда балалар бакчасы (1964 елдан, 1968 елда яңа бина төзелә, 1997 елдан мәктәп интернаты бинасында), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Серафим гыйбадәт кылу йорты (2008 елдан) бар.

Мәдәнят йорты базасында чуаш милли үзәге, төбәкне өйрәнү музее, “Уяв” фольклор ансамбле (1976 елдан, 1980 елда халык ансамбле исеме бирелә).

Авыл янында буралы курган культурасына һәм гомуми Болгар истәлекләренә караган торулык һәм авыллык табыла.

Күренекле кешеләре

Н.П.Герасимов (1963 елда туган) – спортчы (чаңгыда узышу), СССРның халыкара класслы спорт мастеры;

В.Л.Левуков (1950 елда туган) – чуаш шагыйре, прозаик, музыкант.

Халык саны

1782 елда – 178 ир заты;
1859 елда − 966,
1897 елда – 1573,
1908 елда – 1629,
1920 елда – 1673,
1926 елда – 1681,
1938 елда – 1450,
1949 елда –1023,
1958 елда – 1382,
1970 елда − 1486,
1979 елда – 1215,
1989 елда – 896,
2002 елда – 954,
2010 елда – 937,
2015 елда – 854 кеше (чуашлар).