Дульский П.М. Казан. Пятница чиркәве. 1921

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1879 елның 23 марты, хәзерге Молдавия Республикасы Оргеев шәһәре – 1956 елның 8 марты, Казан.

1899 елдан (бүленеп) Казанда яши.

Одесса рәсем мәктәбендә (1895–1898, тәмамламый), Казан сәнгать мәктәбенең граверлау бүлегендә (1899–1904), Казан университетының тарих-филология факультетында (1915–1919) укый.

П.М.Дульский иҗатының формалашуына төбәк тарихчысы казанлы Н.Я.Агафонов зур йогынты ясый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, П.М.Дульский Вятка губернасы Слободской шәһәренең һөнәр училищесенә рәсем укытучысы итеп билгеләнә.

1911 елда Россия рәссамнарының беренче съездына делегат итеп сайлана. Шул ук елда Казан реаль училищесендә рәсем укытучысы булып эшли башлый.

1916 елда «Казанның сәнгать хәзинәләре» күргәзмәсенең (Казан, Петроград) оештыру комитеты секретаре була. 1917–1919 елларда – Су транспорты идарәсенең культура бүлеге мөдире.

1919 елда Халык мәгарифе комиссариаты бүлеге каршындагы музейлар һәм сәнгать ядкәрләрен, борынгы әйберләрне саклау буенча губерна бүлекчәсе хезмәткәре, шул ук елда конкурс буенча Казан музееның сәнгать галереясын саклаучы хезмәткәр итеп сайлана һәм анда 1925 елга кадәр эшли.

1927–1930 елларда П.М.Дульский – Казандагы Татар мәдәнияте йортының гыйльми секретаре. 1928 елда РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан Совет сәнгате күргәзмәсендә Татарстан бүлеген оештыру өчен Парижга һәм Берлинга командировкага җибәрелә.

1930–1941 елларда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты, 1941–1947 елларда – авиация институты, 1949–1956 елларда гражданнар төзелеше институты укытучысы.

1935–1939 елларда Казандагы эшен Ленинградтагы Бөтенроссия Сәнгать академиясенең нәшрият бүлегенә мөдирлек итү белән бергә алып бара.

ТАССР Рәссамнар берлеген оештыруда катнаша һәм аның беренче рәисе була (1936–1938).

Дульский П.М. Этюд. 1927

Кәгазь, карандаш, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Дульский П.М. Суханово бакчасы. 1940

Кәгазь, карандаш, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Фәнни эшчәнлеге

Дульскийның беренче мөһим хезмәте – Казанның мәдәни-тарихи мирасын саклау идеясе белән сугарылган «Борынгы Казан ядкәрләре» («Памятники казанской старины», 1914) китабы. Алга таба ул Казан архитектурасы буенча да тикшеренүләр алып бара.

Аның дөнья күргән хезмәтләре – китаплары һәм мәкаләләре арасыннан аеруча әһәмиятлеләре: «Михаил Петрович Коринфский» (1916), «Классицизм в казанском зодчестве» (1920), «Барокко в Казани» (1922), «Казань в XVI–XVII–XVIII столетиях», «Казань в девятнадцатом столетии» (икесе дә – 1943), «Архитектура Казани – столицы Татарской республики за 25 лет» (1945).

П.М.Дульский сынлы сәнгатьне пропагандалау һәм популярлаштыру буенча зур чаралар үткәрүдә катнаша. Музей тупланмалары нигезендә аның тарафыннан «Иностранные живописцы в Казанском музее» (1920), «Перов в собрании Казанского музея» (1921), «Русские мастера в Казанском музее» (1922) һәм башка хезмәтләр языла.

П.М.Дульский шулай ук XIX йөз рәссамнары К.Барду, В.Турин, Э.Турнерелли, Я.Крюков иҗатын өйрәнә. Аның «Книга и ее художественная внешность» (1921), «Графика сатирических журналов 1905–1906 гг.» (1922), «Иллюстрация в детской книге» (1925) хезмәтләре алга куелган проблемаларны тирәннән өйрәнү белән аерылып тора.

Ул атаклы рәссам Н.И.Фешин турындагы беренче монография – «Николай Иванович Фешин» китабы (1921) авторы.

1920 еллар уртасыннан П.М.Дульский татар халкының сәнгатен һәм шул чорның сәнгать тормышындагы үзгәрешләрен өйрәнүгә күбрәк игътибар бирә. Республика районнары буйлап экспедицияләрдә татар орнаментлары, милли агач архитектура, һөнәрчелек буенча (чигү, милли тукучылык, зәргәрлек эше) материал туплый. Экспедиция нәтиҗәләрен П.М.Дульский «Искусство казанских татар» (1925) китабында, үзәк һәм җирле вакытлы матбугатта басылган күпсанлы мәкаләләрендә бәян итә.

Бер үк вакытта замандаш рәссамнарының иҗатлары турында «Казанские современные графики» (1925), «Искусство в Татреспублике за годы революции» (1929), «Оформление татарской книги за революционный период» (1930) исемле хезмәтләре, П.П.Беньков, П.А.Радимов, Н.М.Сокольский, С.Ахун иҗатына багышланган язмалары дөнья күрә.

П.М.Дульский нәшрият эше үсешенә дә зур өлеш кертә. 1920 елда Россиядә музейлар эшен һәм истәлекләрне саклау турындагы проблемаларны яктыртуга багышланган «Казанский музейный вестник» исемле беренче журналның оештыручысы һәм мөхәррире була, ул «Казанский библиофил», «Вестник научного общества татароведения», «Материалы по охране, ремонту и реставрации памятников ТАССР» исемле вакытлы басмалар чыгаруны оештыруда актив катнаша. Аның җитәкчелегендә республикада сәнгатькә һәм истәлекләрне саклауга багышланган күргәзмәләр һәм китаплар каталоглары төзелә һәм бастырыла.

1930 еллардан башлап П.М.Дульский шулай ук совет һәм Көнбатыш Европа сәнгате проблемалары, рус архитекторлары һәм нәкышьчеләре иҗатын тикшерү, укыту-педагогика мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ике басмада дөнья күргән «Иван Иванович Шишкин. 1832–1898» исемле китабы (1955) киң таныла.

Дульский П.М. Кизик монастырендә Введение Пресвятой Богородицы чиркәве. 1917

П.Дульскийның "Зилант и Кизицы" китабына фронтиспис. Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләр тупланмасы

П.М.Дульскийның архивы, китапханәсе, тупланмалары һәм сәнгать әсәрләре ТР Милли архивында, ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана.

Әдәбият

Пётр Максимилианович Дульский (75 лет со дня рождения): каталог выставки. Казань, 1954.

Художники народов СССР: биобиблиографический словарь. М., 1976. Т. 3.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Дульский Петр Максимилианович. 1879–1956. Библиография / авт.-сост. О.Л.Улемнова. Казань, 2014.

Автор – А.И.Новицкий

Дульский П.М. Күлдә. 1905

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее