Биографиясе

1872 елның 8 (20) декабре, Казан – 1949 елның 16 гыйнвары, Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәре.

Казан сәнгать мәктәбен (1901), Сәнгать академиясенең Югары сәнгать училищесен (Д.Н.Кардовский остаханәсе) чит илләргә командировкаларга йөрү хокукы белән тәмамлый (1906).

Парижда Жюльенның шәхси академиясендә шөгыльләнә, Испаниядә һәм Италиядә эшли (1906–1908). 1909 елда рәссам дәрәҗәсе ала.

Казан сәнгать мәктәбендә укыта (1909–1918; 1922–1929). Казан (1913–1920 елларның беренче яртысы), Омск, Иркутск (1919–1921) театрларында бизәлеш рәссамы булып эшли.

АХРР (1922), ТатАХРР (1923 елдан) әгъзасы.

1929 елдан Үзбәкстанда: Бохара, Хива шәһәрләрендә, 1930 елдан – Сәмәркандта яши. Сәмәрканд сәнгать училищесендә укыта (1949 елда училищегә аның исеме бирелә).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1935 елдан).

П.П.Беньков үзенең күпьеллык педагогик эшчәнлеге белән сынлы сәнгать өлкәсендә осталар әзерләүгә зур өлеш кертә.

П.П.Беньковның портреты З.М.Ковалевская тарафыннан языла (1945).

Беньков П.П. Язучы Г.Ибраһимов портреты. 1926

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Беньков П.П. Т.А.Фирсова портреты. 1927

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

П.П.Беньков – пейзаж, портрет, жанрлы һәм нәкышьле театр декорациясе, төсләр чишелешен үзенчәлекле хәл итү остасы. Аның иҗаты сәнгать концепциясенең бербөтенлеге, пленэр нәкышь принципларын үстерүдәге эзлеклелеге, рус һәм Көнбатыш Европа классик рәсем сәнгатенә нигезләнгән югары профессиональ культурасы белән аерылып тора.

Иҗатының Казан чорында «Иделдә кич» (1913); «Иделдә», «Идел иртәсе», «Ташёвка» («Ташкабак»), «Идел киңлеге» (1914), «Террасада», «Көзге яфраклар» һәм башка пейзаж серияләрен тудыра, аларда төс һәм яктылык нюанслары нечкәлеге язу фактурасының динамикасы белән үрелеп бара.

П.П.Беньков портретлары образның ихласлыгын тудыручы ирекле композиция һәм шул ук вакытта модельнең эчке халәтен тирәннән чагылдыру белән характерлы («Артистка Баева портреты», 1925; «Траубенберг портреты», 1926; «Т.А.Фирсова портреты», 1927; «Г.Ибраһимов портреты» һәм башкалар).

1920 елларда П.П.Беньковның кайбер әсәрләрендә АХРРның нәкышь сәнгатендә көнкүреш һәм этнографик теманы ачуга юнәлдерелгән программасы чагылыш таба: «Эшчеләрнең тормышы һәм көнкүреше», «СССР халыкларының тормышы һәм көнкүреше» һәм башка әсәрләр, «Татар карты», «Йөкче татар портреты», «Эрләүче татар хатыны», «Милли бәйрәм киемендәге татар хатыны» (барысы да – 1920 еллар) портретлар сериясе һәм башкалар. Аларда детальләрнең этнографик төгәллеге характерның типик үзенчәлекләрен сәнгатьчә гомумиләштерү белән үрелеп бара.

Рәссамның театр декорациясе сәнгатенә мөрәҗәгать итүе опера спектакльләре куелышын югары дәрәҗәгә күтәрергә омтылган П.И.Пономарев антрепризасы белән бәйле. П.П.Беньков – типик декорацияләр җыелмасы белән генә канәгатьләнеп калмыйча, спектакльнең сәнгатьчә бербөтен бизәлешен тудырган театр рәссамнарының берсе.

1910 елларда үзенчәлекле сәнгать алымнары белән Ж.Бизенең «Кармен», М.И.Глинканың «Иван Сусанин», Дж.Вердиның «Аида» әсәрләре буенча куелган спектакльләрне һәм башкалар бизи; татар театры сәхнәсендә М.Фәйзинең «Галиябану» (1913), Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә» (1914), К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1915), Г.Хәмиднең «Һинд кызы» (1916) әсәрләре һәм башкалар П.П.Беньков бизәлешендә куела. Зур драма театрында рәссам В.Маяковскийның «Мистерия-буфф»ын (1923), А.Островскийның «Бирнәсез кыз»ын (1923) бизи.

П.П.Беньков – 1930–1940 еллардагы Үзбәкстан тормышының сурәтле елъязмасын тудыручы, бу республиканың профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Аның «Бохарадагы түбәле базар» (1923), «Су ташучылар белән Хәүз» (1932), «Йөзем җыю» (1947) һәм башка пейзажлы-жанрлы, турыдан-туры натурадан пленэрда иҗат ителгән композицияләре көнкүреш күренешләренең матурлыгын һәм характерын, Урта Азиянең архитектура һәм табигать үзенчәлекләрен чагылдыра, шул ук вакытта рәссамның казанышларын иң югары колористик яссылыкта күрсәтә.

П.П.Беньков иҗатында портрет жанры зур урын алып тора («Хива кызы», 1931; «Дутарлы кыз», 1947 һәм башкалар).

П.П.Беньков шулай ук тарихи-революцион темаларга картиналар яза.

Беньков П.П. Чүпрәкче карт. 1920 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Беньков П.П. Йөк ташучы татар портреты. 1925

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Беньков Санкт-Петербургта (1903 елдан), Казанда (1914–1928), Мәскәүдә (1922 елдан) уздырылган, шул исәптән бөтенсоюз күргәзмәләрендә, Үзбәкстанда (1934 елдан) үткәрелгән күргәзмәләрдә катнаша.

П.П.Беньковның шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә, Казан, Ташкент, Сәмәркандта (1960–1962) уза.

Әсәрләре чит ил күргәзмәләрендә куела (Италия, 1912; Һиндстан, 1952).

Әсәрләр тупланмасы

П.П.Беньков әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Үзбәкстан сәнгать, Шәрекъ халыклары сәнгате (Мәскәү), Туган як тарихын өйрәнү (Бохара), Тарих, мәдәният һәм сәнгать (Сәмәрканд) һәм башка музейларда саклана.

Беньков П.П. Террасада. 1910

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Беньков П.П. "Языково" утары. 1914–1915

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Никифоров Б.М. Павел Петрович Беньков. М., 1967.

Художники народов СССР: Биобиблиогр. словарь. М., 1970. Т. 1.

Автор – Е.П.Ключевская