- РУС
- ТАТ
Сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, милли-дәүләт төзелеше теоретигы
Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Мирсәет Солтангалиев. 2020
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
1892 елның 25 июле, Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Ялембәт авылы – 1940 елның 28 гыйнвары, Мәскәү.
Авыл укытучысы гаиләсеннән.
М.Х.Солтангалиев Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый (1911).
1911–1913 елларда Уфа губернасында авыл мәктәпләрендә укыта, шул ук вакытта «Уфимский вестник» (Сухой псевдонимы белән), «Тормыш», «Мусульманская газета» (Көлкебаш псевдонимы белән) газеталарында, «Народный учитель» журналында (Сын народа, Учитель татарин псевдонимнары белән) милли мәктәпләр үсеше мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләрен, үзенең шигырьләрен, рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра.
1913–1914 елларда М.Х.Солтангалиев Эстәрлетамак өязендә татар социалистлары оешмасы әгъзаларының берсе. Оешма Уфа губернасы халкы арасында агитация эше алып бара.
1915–1917 елларда М.Х.Солтангалиев Бакуда яши, «Баку», «Кавказское слово», «Кавказская копейка» (Он, Кармаскалинец псевдонимнары белән) газеталары белән хезмәттәшлек итә, алар өчен мөселманнар тормышыннан күзәтүләр әзерли.
М.Х.Солтангаливнең Татар укытучылар мәктәбен тәмамлавы турындагы таныклыгы. 1911
Татарстанның Милли архивы
1917 елгы Февраль революциясеннән соң М.Х.Солтангалиев Милли Шура башкарма комитеты рәисе Ә.Цаликов чакыруы белән Петроградка килә һәм әлеге оешманың башкарма комитеты секретаре итеп билгеләнә. Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаен оештыручыларның берсе (Казан, 1917 нең июль – августы). Корылтай үз эшчәнлеген тәмамлагач, М.М.Вахитов тәкъдиме белән М.Х.Солтангалиев Казанда кала һәм Казан Мөселман социалистлар комитетын оештыруда һәм аның эшчәнлегендә катнаша.
1917 елның июненнән М.Х.Солтангалиев – РСДРП(б) әгъзасы. Казанда 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелешендә актив катнаша.
Идел-Урал штаты оештыру идеясенә каршы чыга, 1918 елның февраль – март айларында Болак арты республикасы эшчәнлеге вакытында аның органнарын юк итүдә катнаша, Казанда Революция штабы составына керә. Идел-Урал штаты турындагы Нигезләмәгә каршы куелган Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы турындагы Нигезләмә тарафдары.
1918 елның июль – август айларында М.Х.Солтангалиев – «Красное знамя» газетасында (Тамерлан, Кантимер һ.б. псевдонимнар белән) күпчелек мәкаләләрнең мөхәррире һәм авторы. Мәкаләләрендә Татар-башкорт Республикасын оештырырга кирәклеген аңлата, контрреволюция тарафдарларына кушылган сул эсерлардан аерылырга өнди.
М.Х.Солтангалиев Мөселман социалистлар комитетының хәрби секциясен җитәкли, мөселман хәрби частьларын оештыруда катнаша.
Гражданнар сугышы елларында В.И.Ленин һәм И.В.Сталин кушуы буенча Ә.Вәлиди белән башкорт хәрби частьларының Совет хакимияте ягына күчүе һәм Уфадагы сул эсерлар төркеменең большевиклар партиясенә керүе турында сөйләшүләр алып бара.
1919 елның язы, җәендә М.Х.Солтангалиев – Көнчыгыш фронтның Революцион хәрби советы әгъзасы, адмирал А.В.Колчак гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша.
1919 елның августыннан М.Х.Солтангалиев Мәскәүдә: РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Үзәк мөселман комиссариаты рәисе (М.Вахитов һәлак булганнан соң), РСФСР хәрби һәм диңгез эшләре халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе, Россия коммунистлар партиясенең (РКП(б)) Үзәк комитеты каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы җитәкчесе, Федераль җир эшләре комитеты рәисе.
М.Х.Солтангалиев башкорт автономиясе вәкилләре белән сөйләшүләрдә катнаша, Башкорт Республикасы барлыкка килүне хуплый. РСФСР Халык комиссарлары советының республика оештыру мәсьәләсе буенча материаллар эшләү комиссиясе әгъзасы буларак, Татарстан АССР барлыкка килү турындагы Декрет проектын төзүдә катнаша. 1920, 1922 елларда ТАССР Үзәк башкарма комитеты составына сайлана.
Милләт эшләре буенча халык комиссариатының Кече коллегиясе әгъзалары. 1923
Сулдан уңга: Г.К.Клингер, Г.И.Бройдо, М.П.Павлович, М.Х.Солтангалиев. Татарстанның Үзәк тарихи-сәяси документлар дәүләт архивы
М.Х.Солтангалиев милли мәсьәләне хәл итүдә партия җитәкчелеге карашларына, РКП(б) һәм Совет дәүләте милли сәясәтенең кайбер аспектларына, И.В.Сталинның республикаларны автономияләштерү планына каршы чыга.
СССР оештыруга әзерлек барган чорда М.Х.Солтангалиев:
М.Х. Солтангалиев, И.К. Фирдәүс. 1919
Татарстанның Үзәк тарихи-сәяси документлар дәүләт архивы
РСФСР Советларының X съезды һәм РКП(б)ның XII съездында тәнкыйди чыгышларыннан соң, И.В.Сталин күрсәтмәсе белән М.Х.Солтангалиевкә карата исемен каралта торган материал туплана.
1923 елның 4 маенда М.Х.Солтангалиев милли мәсьәләдә партия җитәкчелеге сәясәтенә каршы булган милләтчеләр оешмасы төзүдә гаепләнеп кулга алына. Милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган РКП(б) Үзәк комитетының дүртенче киңәшмәсендә (Мәскәү, 1923 елның 9–12 июне) М.Х.Солтангалиев һәм аның фикердәшләренең карашлары кискен тәнкыйтьләнә һәм алар «милли тайпылыш тарафдарлары» дип бәяләнә.
М.Х.Солтангалиев барлык эш урыннарыннан алынып, партиянең һәм Совет дәүләтенең дошманы дип игълан ителә (кара: «Солтангалиевчелек»). Киңәшмәдән соң иреккә чыгарыла.
1923–1928 елларда М.Х.Солтангалиев СССР Сәүдә-кооперация системасында эшли. 1928 елда «максаты СССРны таркату булган милләтче оешма» җитәкчесе буларак кулга алына, 1930 елда Дәүләт берләшкән сәяси идарәсе (ОГПУ) коллегиясе аны һәм милли республикаларның кайбер башка җитәкчеләрен атарга хөкем итә (Соловки утравындагы төрмәгә утырту белән алыштырыла).
1934 елда иреккә чыккач, М.Х.Солтангалиев Саратов шәһәрендә яши. 1937 елның мартында кабат кулга алына, 1940 елның гыйнвары ахырында СССР Югары мәхкәмәсенең хәрби коллегиясе карары белән атып үтерелә.
1991 елда аклана.
М.Х. Солтангалиев хатыны Фатыйма Ерзина белән. 1919
Татарстанның Үзәк тарихи-сәяси документлар дәүләт архивы
М.Х.Солтангалиевнең теоретик мирасында төп урынны милли мәсьәләне хәл итү идеяләре алып тора (төп нигезләмәләре Мәскәүдә чыга торган «Жизнь национальностей» журналында басылган мәкаләләрдә бәян ителә).
М.Х.Солтангалиев фикеренчә, антиколониаль хәрәкәтләрнең төп көчен Көнбатыштагы кебек пролетариат түгел, ә барлык демократик көчләрнең берлеге тәшкил итә. Аның казанышлары нәтиҗәсендә халык демократия режимы урнаштырылырга мөмкин, аннан соң гына иҗтимагый-сәяси үсештә социалистик этап башлана ала.
«Азия һәм Европа төрки халыкларының социаль-сәяси, икътисади һәм мәдәни үсеше нигезләре турында тезислар» («Тезисы об основах социально-политического, экономического и культурного развития тюркских народов Азии и Европы», 1924) хезмәтендә М.Х.Солтангалиев марксизмның пролетариат диктатурасы турындагы Нигезләмәсен тәнкыйтьләп, колониаль халыклар өчен ул бары тик капиталистик Европага буйсыну варианты гына булачак дип раслый. Беренчеләрдән булып, Шәрекънең революцион-демократик көчләре берләшүнең төп максаты – антиколониаль революция икәнен ассызыклый.
М.Х.Солтангалиев социалистик идеология һәм мөселман җәмгыятенең гореф-гадәтләрен һәм берлеген саклау идеяләре арасында компромисс табарга тырыша. Шәрекъ халыкларын социализмнан читләштермәс өчен, аларның милли һәм дини гореф-гадәтләренә, хисләренә, мәдәниятенә һәм рухи тормышына ихтирамлы булырга; дингә каршы эшне татар, башкорт һ.б. мөселман халыкларының психологиясен һәм көнкүреше үзенчәлекләрен исәптә тотып алып барырга өнди.
«Татарлар һәм Октябрь революциясе» («Татары и Октябрьская революция», 1921), «Татар автономияле республикасы» («Татарская автономная республика», 1923) мәкаләләрендә М.Х.Солтангалиев татарларның революциядә катнашу тарихының чорларга бүленешен бирә, Татарстанның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси хәлен тасвирлый. СССР төзелүне халыклары хокуксыз булган Россия империясенең кабат торгызылуы дип саный һәм аның таркалачагын 1920 елларда ук әйтә.
М.Х.Солтангалиев идеяләре империализмга каршы хәрәкәтләрнең идеологиясен булдырганда һәм мөстәкыйль дәүләтләр төзү практикасы барышында Азия һәм Африка мөселман дәүләтләрендә популяр була.
1920 еллар башында Шәрекъ хезмәт ияләренең коммунистик университетында укыткан чорда М.Х.Солтангалиевнең III Интернационал җитәкчеләре, күренекле чит ил дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре С.Катаяма (Япония), Т.Малака (Индонезия), Лю Шаоци (Кытай), Хо Ши Мин (Вьетнам) һ.б. белән очрашулар вакытында фикерләрен бәян итәргә мөмкинлеге була.
А.Беннигсен, Ш.Лемерсье-Келькеже, М.Ямаучи, М.Родинсон һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә Шәрекътә революцион хәрәкәт, җимерелгән колониаль империяләр урынында милли-дәүләт төзелеше мәсьәләләре анализында М.Х.Солтангалиевнең роле ачыла.
Чит илләр сәяси фәнендә М.Х.Солтангалиев «өченче дөньяда революция атасы» буларак таныла.
Казандагы мәйданга аның исеме бирелә.
Башкортстандагы Кырмыскалы авылында аның хөрмәтенә стела куела.
Тайны национальной политики Центрального комитета Российской коммунистической партии: стенографический отчет секретного заседания Центрального комитета Всероссийской коммунистической партии (большевиков). Москва, 1992.
Неизвестный Султан-Галиев: рассекреченные документы и материалы. Казань, 2002.
Избранные труды. Казань, 1998.
Articles. Oxford, 1984.
Сагадеев А.В. Мирсаит Султан-Галиев и идеология национально-освободительного движения. Москва, 1990.
Султанбеков Б.Ф. Первая жертва генсека: Мирсаид Султан-Галиев: Судьба. Люди. Время. Казань, 1991.
Беннигсен А., Лемерсье-Келькеже Ш. Султан-Галиев – отец революции третьего мира // Татарстан. 1993. № 2, 6.
Ланда Р.Г. Мирсаид Султан-Галиев // Вопросы истории. 1999. № 8.
Kaymak E. Sultan Galiev Ve Somurgeler Enternasyonali. Istanbul, 1993.
Yamauchi M. Islam and Russia. Sultangaliev Revisited. Tokio, 1995.
Султанбеков Б.Ф., Шарафутдинов Д.Р. Неизвестный Султан-Галиев: рассекреченные документы и материалы. Казань, 2002.
Автор – Б.Ф.Солтанбәков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.