Биографиясе

1847 елның 24 ноябре (6 декабре), Казан – 1919 елның 14 марты, шунда ук.

Чыгышы белән әнисе ягыннан татар сәүдәгәрләре Алкиннар нәселеннән.

П.А.Пономарев Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенең 6 сыйныфын тәмамлый; укытучылыкка имтихан тапшырып, педагогика эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый.

1860 елларда Казанның Адмиралтейство бистәсендә хосусый мәктәп ача. 1868–1906 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында тарих һәм география укытучысы, бер үк вакытта, 1882–1907 елларда, Казан хәрби училищесендә укыта.

1907–1911 елларда Казанда хатыны белән бергәләп үзе ачкан хосусый хатын-кызлар мәктәбендә эшли; 1919 елда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтының археология кафедрасында.

П.А.Пономарев – Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятен оештыручыларның (1878) берсе һәм аның шәрәфле әгъзасы. Пономарев җәмгыятьнең фәнни эшчәнлегендә актив катнаша, аның каршында археология музее оештыра.

Бөтенроссия 4 нче (Казан, 1878) һәм 7 нче (Ярославль шәһәре, 1887) археология съездларында катнаша.

Тикшеренүләре

П.А.Пономарев 1878 елдан Казан, Вятка һәм Саратов губерналарында археология казу эшләре алып бара. Пономарев аеруча Үкәк (1878), Биләр, Болгар, Җүкәтау, Кашан шәһәрлекләрендәге тикшеренүләре белән таныла (1915–1916).

Ананьино (1881) һәм Маклашеевка (1897) каберлекләренең бронза һәм тимер гасыр ядкәрләрен, шулай ук Кама алдындагы Ананьино культурасы торулыкларын (1895), Балымер курганнарын (1878), Камай авылы тирәсендәге борынгы татар ядкәрләрен (1904) тикшерә.

П.А.Пономарев беренчеләрдән булып Ананьино бергәлеге халкының җирләү йолаларының 3 тибын (мәетне җирләү, яндыру, өлешчә җирләү) терки, Ананьино культурасы ядкәрләренең синхронлыгын һәм бер үк мәдәни асылын исбатлый.

Үзенең казу эшләре нигезендә беренче тапкыр Болгар культурасын борынгырак булган бронза һәм тимер гасыр культураларыннан аерырга тәкъдим итә.

Хезмәтләре бронза һәм элгәрге тимер гасырлар археологиясенә, Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы тарихына карый.

Казан төбәге тарихы буенча «Волжско-Камская газета»да, «Волжско-Камская речь», «Казанский телеграф» газеталарында һәм башка басылган мәкаләләр авторы.

Хезмәтләре

На развалинах города Увека близь Саратова // Древняя и Новая Россия. СПб., 1879.

Ошель и его следы // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете 1892. Т. 10, вып. 3.

Материалы для характеристики бронзовой эпохи Камско-Волжского края. Ананьинский могильник // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1892. Т. 10, вып. 4.

Булгарский город Кашан // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете 1893. Т. 11, вып. 2.

Тубулга-тау и неопределенные города Волжской Булгарии // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1893. Т. 11, вып. 4.

Әдәбият

Худяков М.Г. Пётр Алексеевич Пономарёв // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1920. Т. 30, вып. 3.

Автор – С.Ю.Измайлова