Эчтәлек

Татар музыкаль театр сәнгатен яңа тарихи баскычка күтәргән әсәрләрнең берсе.

Опера 4 пәрдәдән һәм кереш бүлеге белән бергә 6 күренештән тора.

Премьера 1941 елның 12 июлендә Татар опера һәм балет театрында уза (дирижеры – Җ.Садриҗиһанов, режиссеры – Л.Баратов, баш рольләрдә: Алтынчәч – Г.Кайбицкая, Җик – Ф.Насретдинов, Тугзак – М.Рахманкулова).

Аннан соңгы куелышлары шул ук театр сәхнәсендә: 1944, 1956 елда (1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында күрсәтелә); 1979, 1993 елда (1994 елда Ф.Мансуровның сәхнә өчен эшләнгән концерт варианты).

СССРның күп театрларында күрсәтелә. «Алтынчәч» сюжеты «Җик Мәргән» героик-эпик мотивларына корылган.

М.Җәлил «Алтынчәч», «Алтын каурый» әкиятләрен, легендаларны, татар халкының риваятьләрен ирекле рәвештә кулланган. Анда борынгы бабаларыбызның коллыкка төшүе, башка халыклар белән көрәше сурәтләнә. «Алтынчәч»нең героик–эпик рухы кабилә башлыгы Тугзак образында аеруча көчле чагыла. Гүзәл Алтынчәч һәм батыр Җик Мәргән романтик образлары халыкның батырлык идеалын, көчлелеген һәм матурлыгын чагылдыралар.

«Алтынчәч»тә авторларның сәнгати-идея омтылышлары сәхнә формаларының матурлыгы белән кушылып бара. Опера музыкаль яктан милли колоритның ачыклыгы һәм оркестрлаштыруның бай аһәңе белән аерылып тора.

Истә кала торган арияләр, табигать күренешләре, балет номерлары һәм программалы инструменталь эпизодлар операның партитурасында ачык чагылыш таба.

Н.Җиһанов «Алтынчәч» операсы өчен 1948 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була.

Әдәбият

Җәлил М. «Алтынчәч» һәм «Илдар» опералары. Иҗат дуслыгы. Әсәрләр: 4 томда. К., 1976;

Гиршман Я. Назиб Жиганов. М., 1975;

Салитова Ф. Начало пути (1939–1950) // Татарский академический театр оперы и балета им.М.Джалиля. К., 1994;

Минуллина Л. Литературное творчество Назиба Жиганова. М., 1996.