Милли-дини чикләү һәм кысулар, салым түләүдәге гаделсезлек, җирле идарәчеләрнең башбаштаклыгы Казан губернасы Уфа провинциясенең Казан, Нугай, Усы һәм Себер даругаларында яшәүче татар, башкорт, мари, мордва, удмуртлар арасында ризасызлык тудыра.

Кузгалышта катнашучыларның күпчелеге крәстияннәр була. Татар-башкорт феодалларының да бер өлеше читтә калмый. Баш күтәрүчеләрнең төп таләбе: җир биләү тәртипләренең элеккечә калуы, дин тоту иреге, салым күләмен киметү, җирле чиновникларның башбаштаклыгын чикләү һ.б.

1681–1684 еллар кузгалышы

Казан, Нугай, Усы һәм Себер даругаларын биләп ала.

1681 елның 16 маенда чукынмаган морзалар һәм эре җир биләүче татарларның утарларын һәм җирләрен алу, христиан динен кабул иткән очракта аларны кайтарып бирү турында патша фәрманы чыгу сәбәпле башланып китә («Указ об отписке у мурз и татар поместий и вотчин, и о выгодах, какие принявшим христианскую веру представляются»). Баш күтәрүчеләр җитәкчесе – Сәет Ягафәров.

1681 елның июль ахыры – август башында Нугай һәм Себер даругаларында аерым төркемнәр оеша; 1682 елның язында алар берничә кальгага һөҗүм итәләр, Уфа шәһәрен камыйлар, Самара шәһәре тирәләренә дә җитәләр. 1682 елның июнендә хәрәкәткә Казан, Көнгер, Югары Тура өязләренең татар һәм башкортлары да кушыла. Кузгалышны бастыру Казан воеводасы П.В.Шереметьевка йөкләнә, Мәскәүдән Д.А. һәм П.И.Барятинскийлар җитәкчелегендә өстәмә көчләр җибәрелә.

Шул елның июнь башында Уфа воеводасы Конкординов үз карамагындагы көчләр белән Чулман һәм Ык елгалары аралыгында баш күтәрүчеләргә каршы чыга, тик уңышка ирешә алмый. Хакимият 1681 елның 16 маенда игълан ителгән фәрманның кулланыштан төшәчәген һәм фетнәдән баш тартучыларны гафу итәчәген белдерә. Баш күтәрүчеләр арасында таркаулык башлана, аларның бер өлеше хакимият таләбенә буйсыну турында хат юллый. Сәет Ягафәрев җитәкчелегендәге өлеше көрәшне дәвам иттерә. 1682 елда аларга калмыклар отряды да кушыла, бергәләп Минзәлә белән Уфаны камап алалар. 1683 ел башында хакимият тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә калмыклар фетнәдә катнашудан баш тарталар.

Кыш айларында тынып торган кузгалыш 1683 елның язында кабат көч ала: баш күтәрүчеләр Казан даругасында Чулман буендагы берничә кальгага, Нугай даругасында ныгытылган Тозчылар шәһәрчегенә (Солеваренный городок) һөҗүм итәләр, Вознесенск монастырен яндыралар. Кузгалышны бастыру өчен хөкүмәт кенәз Ю.С.Урусов җитәкчелегендә гаскәр җибәрә. Баш күтәрүчеләр белән бәрелешләрдә ул берничә җиңүгә ирешә, соңгы бәрелеш 1684 елда Богородский авылы янында була.

1704–1711 еллар кузгалышы

Казан, Нугай, Себер һәм Усы даругаларын, Казан губернасының Казан өязен биләп ала. Фетнәнең сәбәбе: 1704 елның октябрендә игълан ителгән өстәмә салым кертү, җир-биләмәләрнең бер өлешен казнага күчерү һәм халык санын исәпкә алу турындагы патша фәрманы була.

Кузгалыш җитәкчеләре: Алдар тархан Исәнгилдин, Дөмәй Ишкәев, Күчүм Түләкәев, Иман батыр, Исмәгыйль абыз һ.б.

1705 елның башында Минзәлә һәм соңрак Уфа тарафларында А.Сергеев җитәкчелегендә җәза отрядлары булып китә, Казан, Нугай, Усы һәм Себер даругаларында атлар җыялар. Казан, Нугай даругалары халкының бер өлеше моңа каршы кораллы баш күтәрә.

1706 елның язында фетнәчеләр Чулман аръягындагы берничә кальгага, Тозчылар шәһәрчегенә һөҗүмнәр оештыралар, Самара, Саратов тирәләрендә дә хәрәкәт итәләр. Баш күтәрүчеләр Кырым ханы белән Төрек солтанының ярдәменә ышаналар, ләкин өметләре акланмый.

1707 елның октябрь-ноябрьләрендә феодаллар А.Исәнгилдин белән К.Түләкәев туплаган көчләр Хохлов командалык иткән патша полкын җиңүгә ирешә. Уфа шәһәре, Чулман аръягы кальгалары камала, Зәй кальгасы яулап алына. Шул елның декабрь урталарында фетнәчеләр, Чулман аша чыгып, Көнгер, Вятка һәм Казан өязләре җирендә хәрәкәт итә, Алабуга, Сарапул шәһәрләренә һөҗүмнәр оештырыла.

1708 елның гыйнвар ахыры – февраль башында Казанга һөҗүм башлый. Кенәз П.И.Хованский җитәкчелегендәге эзәрлекләүче гаскәри көчләр аларга каршы чыга, баш күтәрүчеләрне Чулман аръягына чигенергә мәҗбүр итә. Шул елның язында баш күтәрүчеләр белән хакимият вәкилләре арасында җитди сөйләшүләр башлана. Хакимият фетнәчеләрне гафу итәргә һәм өстәмә салым җыюны кертмәскә сүз бирә. Бу вакытта Биләр, Сергиевск, Самара тирәләрендәге фетнәчел отрядлар хәрәкәтләрен дәвам иттерә.

1708 елның җәй урталарында кузгалыш басыла. Ләкин 1709 елның яз айларында ул кабат дөрләп кабынып китә, чөнки хакимият башлыклары үз вәгъдәләрен үтәми. Май аенда Урал аръягында хәрәкәт зур көч ала, баш күтәрүчеләргә каракалпаклар да ярдәм итә. Шул елның җәендә Исет, Миасс, Теча елгалары буенда урнашкан авыл, бистә-завод һәм монастырьларга һөҗүмнәр ясала, талау-яндырулар ешая. Ел ахырына гына кузгалыш басыла, әмма 1710 елның май аенда кабат хәрәкәткә килә. Шул елның көзендә генә кузгалыш җитәкчеләре хакимият алдында баш ияргә мәҗбүр булалар.

1711 елның җәендә Казан һәм Нугай даругалары баш күтәрүчеләре кабат Уфага яу оештырып карый. Хөкүмәт яңа кертелгән салымнан баш тартырга, башбаштаклык кылучы урындагы җитәкчеләргә карата чаралар күрергә мәҗбүр була. Халык кузгалышы әкренләп басыла.

1735–1740 еллар кузгалышы

Казан, Нугай, Усы һәм Себер даругаларын биләп ала. Төп сәбәбе: 1735 елның июнендә Үр елгасының Җаекка кушылган урынында Оренбург кальга-шәһәрен төзергә керешү була.

Кузгалыш җитәкчеләре: Килмәк абыз Нурушев, Акай Күчүмов, Йосыф Арыков, Төлкечура Аллагулов, Бәпәни Торыпбирдин, Алданҗыенгол Котлыхуҗин, Миңнегол Юлаев һ.б.

1735 елның июлендә Нугай һәм Казан даругаларында, Уфа тирәләрендә кораллы чыгышлар башлана; баш күтәрүчеләр Табын кальгасына, аннары Яңа Чишмә, Зәй, Минзәлә кальгаларына һөҗүм итәләр. Шул елның августында хәрәкәт Чулман буйларына тарала. Баш күтәрүне бастыру өчен генерал-лейтенант А.И.Румянцев җитәкчелегендә гаскәр җибәрелә.

1735 елның көзендә Себер даругасы халкы баш күтәрә. Декабрьдә алар Верхояицк һәм Оренбург кальгаларына азык-төлек китерү юлларын ябалар, 1736 елның гыйнварында хөкүмәт гаскәрен Верхояицк кальгасын калдырып китәргә мәҗбүр итәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы 22 мең кешедән торган җәза отрядлары җибәрелә. 1736 елның март-май айларында алар тарафыннан берничә мең фетнәче үтерелә. Шул елның көзендә кузгалыш туктала. Әмма халыкның авыр хәле, йөкләмә-бурычларның арта торуы 1737 елның яз башыннан Себер һәм Нугай даругаларында яңадан баш күтәрүләргә китерә. Җәй җиткәч, Усы даругасы кешеләре дә күтәрелә. Фетнәчеләр Красноуфимск кальгасы, Көнгер, Бөре шәһәрләре тирәсендә хәрәкәт итәләр, Богданов, Табын кальгаларына һөҗүмнәр оештыралар. Усы шәһәрен камыйлар.

1737 елны көзендә хакимият вәкилләре белән элек кулга алынган җитәкчеләрне азат итү һәм халык өстенә йөкләнгән салымнарны киметү килешүе төзелә. Ләкин ул килешүләр үтәлми (шул елны Килмәк абыз, А.Күчүмов, Й.Арыков тотылып, башкалага озатыла). 1738 елның язында баш күтәрүчеләр Чибәркүл, Чиләбе, Красноуфимск кальгаларына, Ревда заводына һөҗүм итәләр. Җәза отрядлары тарафыннан үткәрелгән даими эзәрлекләү, кулга алу, җәзалаулар 1738 елның көзендә хәрәкәтнең басылуына китерә.

1739 елның августында Т.Аллагулов җитәкчелегендә күтәрелгән кузгалыш уңышсыз тәмамлана. 1740 елда Себер һәм Нугай даругаларының бер өлешендә кабат бердәм күтәрелеш күзәтелә. Хәрәкәтне киңрәк җәелдерү өчен күтәрелеш башлыклары халык телендә Карасакал кушаматы алган җитәкче Миңнегол Юлаевны «Солтангәрәй хан» дип белдерәләр. Шул елның март-июнь айларында баш күтәрүчеләрнең төп көчләре тар-мар ителә. Меңләгән кеше яу кырында үлә, берничә меңе тоткынлыкта җәзалап үтерелә.

Шулай ук кара: Батырша хәрәкәте.

Әдәбият

Добромыслов А.И. Башкирский бунт в 1735, 1736 и 1737 гг. // Труды Оренбургской учёной архивной комиссии. Оренбург, 1900. Выпуск 8.

Бикбулатов С. Башкирские восстания и татары // Вестник научного общества татароведения. 1930. № 9/10.

Устюгов Н.В. Башкирское восстание 1737–1739 гг. М.-Л., 1950.

Акманов И.Г. Башкирские восстания в XVIII в. Уфа, 1987.

Акманов И.Г. Башкирские восстания XVII – начала XVIII веков. Уфа, 1993.

Алишев С.Х. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI–XIX веков). Казань, 1999.

Автор – И.Р.Вәлиуллин