Биографиясе

1917 елның 12 марты, Орёл шәһәре — 1997 елның 10 апреле, Санкт-Петербург.

1933–1981 елларда Казан Зур драма театры артисты.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, труппаның ярдәмче составына кабул ителә, зур булмаган эпизодик рольләр башкара. Режиссёр А.Д.Дикий белән А.Н.Островскийның «Кайнар йөрәк» (1943) спектаклендәге Параша образы өстендә эшләү нәтиҗәсендә Лисецкая әйдәп баручы актрисалар рәтенә чыга. Аның тарафыннан тәэсирле һәм дәлилле башкарылып, «ялкынлы йөрәк» темасы төгәл гәүдәләнеш таба һәм спектакльнең үзәк урынын били. Лиза («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов, 1945), Ульяна Громова («Яшь гвардия», А.А.Фадеев романы буенча, 1947), Марфинька («Текә яр», И.А.Гончаров романы буенча, 1948), Луиза («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер, 1948), Нина («Маскарад», М.Ю.Лермонтов, 1949) кебек яшь героиня образларын иҗат итеп, Лисецкая һәр персонажның үзенә генә хас характер үзенчәлеген күрсәтә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары аша аларның чын асылларын ачарга омтыла. Наташа, («Тормыш төбендә», М.Горький, 1949), Зөһрә («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт, 1950), Наталья Ивановна («Өч сеңел», А.П.Чехов, 1951) рольләре дә актрисаның олы казанышлары булып тора. Әлеге образлар өстендә эшләгәндә Лисецкая ирешкән төгәл социаль-психол. анализ, тышкы сурәтне бирүдә тормышчан дөреслек драматургик уй-фикернең киңлеген һәм әһәмиятен ача. Актрисага хас нечкә тоемлау, күзәтүчәнлек сәләте, юмор хисе, теге яки бу характерны төгәл ачу өчен дөрес деталь, үз-үзеңне тоту манерасын сайлый белү аңа лирик кына түгел, ә комик, сатирик пландагы образлар да тудырырга ярдәм итә. Сатирик Поэма («Фамилияләрне атамый гына», В.П.Минко, 1953) һәм драматик Әминә («Үлмәс җыр», Р.Ишморат, 1956) рольләре төсмерләр, детальләр байлыгы белән аерылып тора. Девица («Карт», М.Горький, 1956), Акулина («Караңгылык патшалыгы», Л.Н.Толстой, 1959) рольләрендә актриса үз героиняларының әхлакый кимчелекләрен, рухи караңгылыктан чыгарга омтылуларын оста гәүдәләндерә, кеше характерының аны формалаштыруда зур роль уйнаган иҗтимагый тормыш шартларына бәйле булуын ача. Варя («Чия бакчасы», А.П.Чехов, 1960), Валентина («Иркутск вакыйгасы», А.Н.Арбузов, 1960), Анечка («Диңгез», А.П.Штейн, 1961), Катерина Ивановна («Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский романы буенча, 1965), Поля («Мунча», В.В.Маяковский, 1967), Лидия Белова («Гадәт буенча җыелу», В.С.Розов, 1967), Богаевская («Варварлар», М.Горький, 1972) образлары — Лисецкаяның зур әһәмияткә ия хезмәтләре. Казан Зур драма театры сәхнәсендә әйдәп баручы осталар рәтендә 150 гә якын роль башкара.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991;

Благов Ю. Тайны «заветного сундучка» // Татарстан. 1997. № 3.

Автор – Ю.А.Благов