Тарихы

Авыл 1646–1656 еллардан Кищага исеме белән мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда чиркәү, земство мәктәбе (1881 елдан), 4 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 637 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тәтеш,1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Кыят авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ленинский городок» колхозы оештырыла, соңрак «Кыят» совхозы составына керә (1967 елдан В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Кыят» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы), 1992 елда «Кыят» ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә «Кыят» ачык акционерлык җәмгыятендә, Буа шәһәре предприятеләрендә эшли,  ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1987 елда яңа бина төзелә), клуб (мәктәп белән бер бинада), фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә (1999 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре: Рус Киштәге авыллыгы I (Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры), II (гомумболгар истәлеге), III, IV, V (Имәнкискә культурасы) авыллыклары табыла.

Халык саны

1859 елда – 433,
1897 елда – 611,
1913 елда – 590,
1920 елда – 731,
1926 елда – 784,
1938 елда – 795,
1949 елда – 272,
1958 елда – 235,
1970 елда – 300,
1979 елда – 259,
1989 елда – 190,
2002 елда – 243,
2010 елда – 170,
2015 елда – 183 кеше (руслар – 45%, чуашлар – 40%, татарлар – 10%).