Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек, тәгәрмәч, чүлмәк ясау белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 3 мәчет, мәдрәсә, 2 мәктәп, су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 7165 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Тымытык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Урсай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Урсай» колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Абдуллин). 1938 елда Тельман исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1989 елда аның составыннан «Чулпан» колхозы (Мөслим авылы) бүленеп чыга.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда беренче баскыч мәктәбе ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1976 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә

Хәзер авылда урта мәктәп, мәдәният йорты (бина 1965 елда төзелә), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

1994 елда мәктәп каршында төбәк тарихы музее оештырыла (нигез салучы – Р.С.Зарипов). Фондларында кулъязма китаплар, йорт кирәк-яраклары, нумизматика предметлары, комсомол тарихына караган документлар, Болгар чоры һәм XV йөз ахыры кабер ташлары саклана.

1998 елда мәчет эшли башлый.

Авыл янында таш гасыры археология истәлекләре – мамонт һәм йонлач мөгезборын сөякләре һәм башкалар (мәктәп музеенда саклана), бронза дәвере 8 археология туктаулыгы, урта гасырлар торулыклары табыла.

Күренекле кешеләре

И.С.Гыйләҗев (1946–2018) – шагыйрь, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчесе, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, СССР Министрлар советы бүләге лауреаты;

М.М.Гыйләҗев (1960 елда туган) – РФнең атказанган төзүчесе;

Р.С.Зарипов (1944–2013) – педагог, төбәк тарихын өйрәнүче, туган як тарихына багышланган 4 китап авторы;

Н.М.Мириханов (1952 елда туган) – сәясәт фәннәре докторы, 1999–2010 елларда ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиле;

Х.С.Шәмсетдинов (1918–1998) – ТРның атказанган табибе, Азнакай район үзәк хастаханәсенең баш табибе (1966–1974 елларда);

А.Җ.Шәрәфиев (1935 елда туган) – композитор, ТРның халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1795 елда – 186,
1816 елда – 349 кеше;
1834 елда – 235 ир заты;
1859 елда – 874,
1889 елда – 1619,
1897 елда – 1833,
1910 елда – 2407,
1920 елда – 2185,
1926 гелда– 1789,
1938 елда – 1652,
1949 елда – 1174,
1958 гелда – 1166,
1970 елда – 1329,
1979 елда – 1005,
1989 елда – 775,
2002 елда – 740,
2010 гелда – 753,
2015 елда – 766 кеше (татарлар – 91%).