Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, кәрзин үрү, сатуга утын әзерләү була.

Мәчет 1811 елдан мәгълүм, аның каршында ир балалар өчен мәктәп эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1595,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елдның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Мәсәде авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда сәнәгать артеле эшли, эшчеләр кәрзин үрү, үрелгән йорт җиһазлары, соңрак – чана, арба, читән арбалар ясау белән шөгыльләнә.

Күмәкләштерү елларында авылда “Агыйдел” колхозы оештырыла, соңрак Куйбышев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1958 елда Фрунзе исемендәге колхоз (Түбән Гәрәй, Татар Ямалы, Чалманарат, Шәбез торак пунктлары) составына керә. 1966 – 1998 еллар ”Актаныш” терлекчелек совхозы составында (Татар Ямалы авылы) була.

Халкы күбесенчә “Агыйдел” нефть эшкәртү станциясендә, Агыйдел су юлы һәм суднолар йөрү техник участогында эшлиләр.

1957 – 1992 елларда авылда Актаныш көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда авылда башлангыч мәктәп, китапханә ачыла.

1939 – 2015 елларда тулы булмаган урта мәктәп эшли (бина 1973 елда төзелә).

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында Пьянобор һәм буралы курган культураларына караган Бурсык авыллыгы I һәм Бурсык авыллыгы II археология истәлекләре табыла.

Күренекле кешеләре

И.М.Басыйров (1938 елда туган) – ТРның атказанган нефтьчесе;

Х.М.Гайсин (1955 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.А.Мингазов (1939 елда туган) – ТРның атказанган спорт мастеры, милли көрәш буенча өч тапкыр Россия чемпионы (1999 елдан И.Мингазов кубогына районда ярышлар үткәрелә);

С.Б.Мингазов (1923 – 2002) – туган авылында колхоз рәисе (1950 – 1968 еллар), беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

Ш.Ш.Шәмсиев (1941 елда туган) – киномеханик, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР киноматографиясе отличнигы.

Халык саны

1795 елда – 104,
1859 елда – 443,
1870 елда – 461,
1884 елда – 483,
1897 елда – 642,
1906 елда – 706,
1913 елда – 654,
1920 елда – 611,
1926 елда – 707,
1938 елда – 788,
1958 елда – 486,
1970 елда – 468,
1979 елда – 358,
1989 елда – 231,
2002 елда – 193,
2010 елда – 153,
2015 елда – 131 кеше (татарлар).