Тарихы

Авылга 1698 елда ясаклы татарлар һәм чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Үзи, Сөлчә елгасы буенда Иске Авыл исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек, терлекчелек.

1717 елда авылга каракалпаклар һөҗүм итә, күп кенә халкын әсирлеккә ала. Шул вакытта күрше – Бирдебәк (хәзер Иске Тимошкино авылы) һәм Чура Батыр авыллары да тар-мар ителә. Йөзбашы, ягъни бу авылларның барсының да башлыгы, булып Бикчабар Немичев тора.

1743 елдан авыл Котыш авылы чиркәве приходына, 1767 елдан – Сөнчәле авылының Вознесение чиркәве приходына, 1864 елдан − Мукшы авылының Троица чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1433,5 дисәтинә тәшкил итә.

1908 елда бер класслы чуаш катнаш земство мәктәбе ачыла (1914 елда яңа бина төзелә).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елданн ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 нең 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Үзи авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда “Сөлчә”гә үзгәртелә. 1961−1991 елларда аның составына “1 Май” колхозы (Яңа Мукшы авылы) керә. 1995−2012 елларда “Сөлчә” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә “Аксу Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда совет хезмәт мәктәбе ачыла, 1938 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезеллык, 1991 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

2009 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла (оештыручы – Б.А.Захаров; авыл һәм мәктәп тарихы, сугышчан дан, этнография һәм башка бүлекләр бар).

Авылда мәдәният йорты (1984 елда яңа бина төзелә, 2010 елдан “Әби сандыгы” ансамбле эшли), балалар бакчасы (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (1971 елда яңа бина төзелә), Чукындыручы Иоанн чиркәве (2009 елдан) бар.

Авыл янында гомуми Болгар чорына һәм монголларга кадәрге чор Идел буе Болгар дәүләте истәлекләре, Имәнкискә һәм буралы курган культурасына караган археологи яобъектлары (курганнар төркеме, торулык һәм 5 авыллык), шулай ук буралы курган культурасы керәч ватыклары чыганагы табыла.

Күренекле кешеләре

П.А.Захаров (1951 елда туган) – шагыйрь.

Халык саны

1782 елда – 150 ир заты;
1859 елда – 484,
1897 елда – 823,
1908 елда – 831,
1920 елда – 1062,
1926 елда – 857,
1938 елда – 837,
1949 елда – 789,
1958 елда – 822,
1970 елда – 1003,
1979 елда – 916,
1989 елда – 695,
2002 елда – 688,
2010 елда – 668,
2015 елда. – 649 кеше (чуашлар).