Тарихы

Авылга XVIII йөз уртасына кадәр Мукшы авылының чукындырылмаган чуашлары нигез сала. Беренче исеме − Меречень, хәзерге исемен XIX йөз ахырында Мукшы авылыннан руслар күчеп килгәннән соң ала.

Башта авыл Котыш авылы чиркәве приходына, 1767 елдан − Сөнчәле авылы Вознесение чиркәве приходына, 1864 елдан Мукшы авылы Троица чиркәве приходына карый.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау кәсепчелеге киң таралган була.

1897 елда земство мәктәбе ачыла (1900 елда 30 ир бала һәм 7 кыз бала укый, 1912 елда – 42 ир бала һәм 10 кыз бала).

XX йөз башында земство мәктәбе (1897 ел), су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1302 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Үзи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “1 Май” колхозы оештырыла, 1951 елда “Вторая пятилетка” колхозы (Яңа Баланда авылы) составына керә, 1961 елда “1 Май” колхозы аерылып чыга һәм “Сөлчә” колхозы (Иске Үзи авылы) составына керә, 1991 елда “Авангард” колхозына бүленә.

1995 елдан “Киса” күмәк предприятиесе. 2006 елдан “Агрофирма “Вамин−Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда наданлыкны бетерү буенча курслар ачыла.

Хәзер авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Төзекләндерелгән “Изге чишмә” чишмәсе бар.

Авыл янында Яңа Мукшы авыллыклары (I, II, III, IV, V, VI) (монголларга кадәр Болгар чоры) һәм шәһәрлеге (гомуми Болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

П.М.Гаврилов-Мерчен) (1925 елда туган) – шагыйрь, педагог, Бөек Ватан сугышында катнаша, III дәрәҗә Дан һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Л.С.Петров (1909−1986) – агроном, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСР һәм ТАССРның атказанган агрономы, Бөек Ватан сугышында катнаша;

В.Е.Симаков (1933 елда туган) – педагог, публицист.

Халык саны

1782 елда – 222 ир заты;
1859 елда – 445,
1897 елда – 708,
1908 елда – 914,
1920 елда – 866,
1926 елда – 723,
1938 елда – 744,
1949 елда – 541,
1958 елда – 520,
1970 елда – 504,
1979 елда – 351,
1989 елда – 225,
2002 елда – 210,
2010 елда – 200,
2015 елда – 196 кеше (чуашлар).