Биографиясе

1881 елның 18 сентябре, Могилёв шәһәре — 1956 елның 7 сентябре, Мәскәү.

Киев университетын тәмамлаганнан соң (1913), шунда ук укыта.

1917 елдан Петроградта, 1918 елдан Мәскәүдә: СССР Азык-төлек, Икътисад халык комиссариатлары; РСФСР Мәгариф халык комиссариаты коллегияләре әгъзасы; Госиздат директоры (1922–1924), Зур совет энциклопедиясенең 1 нче басмасының баш мөхәррире (1924–1942).

Фән һәм мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәте белән җитәкчелектә күренекле урын били.

Арктиканы үзләштерүне оештыручыларның берсе. 1930–1932 елларда Арктика институты директоры, 1932–1939 елларда Баш Төньяк диңгез юлы (Главсевморпуть) башлыгы. «Седов» (1929, 1930) һәм «Сибиряков» (1932) бозваткычлы пароходларында оештырылган поляр экцпедицияләр җитәкчесе. «Сибиряков»та Төньяк диңгез юлы беренче тапкыр бер навигация вакытында үтелә. 1933–1934 елларда атаклы «Челюскин»  пароходында (йөзүче боз кисәкләре арасында калып кысыла) Төньяк диңгез юлы буйлап оештырылган экспедициягә җитәкчелек итә. 100 дән артык кеше соңыннан «Шмидт лагеры» дигән исем алган боз кисәгендә кала. 1937 елның маенда йөзүче «Төньяк полюс» («СП-1») станциясен оештыру буенча һава экспедициясен җитәкли.

СССР ФАнең беренче вице-президенты (1932–1942). Мәскәү университеты профессоры (1922–1956), Мәскәү алгебра мәктәбенә нигез салучы.

СССР ФАнең Теоретик геофизика институтын оештыручы һәм беренче директоры (1937–1949).

1951 елдан «Природа» журналы директоры.

Кояш системасы җисемнәренең газ-тузан болыты конденсациясе нәтиҗәсендә барлыкка килүе турындагы космогоник гипотеза («Шмидт гипотезасы») авторы.

1934–1937 елларда СССР ҮБК әгъзасы.

1937–1946 елларда ТАССРның Казан сайлау округыннан Милләтләр советында СССР ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышы елларында Казанда яши, Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән академия учреждениеләрен, фәнни хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларын урнаштыруны оештыручыларның берсе. Оборона максатларындагы эшләр буенча СССР ФА һәм Татарстан ВКП(б) өлкә комитеты фәнни-техник комиссиясен җитәкли.

1942 елның ноябрендә Казан университетында «Совет геофизикасына 25 ел» һәм декабрендә Казан шәһәр советының тантаналы утырышында «СССР Конституциясенең биш еллыгы» темасына докладлар ясый.

Бүләкләре

Өч Ленин ордены, өч Кызыл Йолдыз, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

СССР ФАнең Җир физикасы институты, Карск диңгезендәге утрау, Чукотка диңгезенең көнбатыш өлешендәге борын, Магадан өлкәсендәге район, Яңа Себер утрауларындагы тау тезмәсе, Сахалиндагы ярымутрау, Антарктида боз калканы астында тигезлек; 2108 нче кече планета; Казандагы урам Шмидт исеме белән атала.

Шмидт исеме Ай картасына кертелә.

СССР ФАдә О.Ю.Шмидт исемендәге бүләк булдырыла.

Хезмәтләре                                 

Избранные труды: Математика. М., 1959; 

Избранные труды: Географические работы. М., 1960; 

Избранные труды: Геофизика и космогония. М., 1960.

Әдәбият              

Отто Юльевич Шмидт. Жизнь и деятельность. М., 1959; 

Якушева Г.В. Отто Юльевич Шмидт — энциклопедист: Краткая ил. энцикл. М., 1991; 

Матвеева Л.В. Отто Юльевич Шмидт. 1891–1956. М., 1993; 

Корякин В.С. Отто Шмидт. М., 2011; 

Отто Юльевич Шмидт в истории России XX века и развитие его научных идей. М., 2011; 

Отто Юльевич Шмидт: 120 лет со дня рождения: Книга-альбом. Ярославль-Рыбинск, 2011.

Автор — Г.С.Сабирҗанов