Биографиясе

1932 елның 20 августы, Үзәк-Кара туфраклы өлкәнең Уварово районы Моисеево-Алабушка авылы — 1994 елның 3 октябре, Казан.

Хезмәт эшчәнлеген 1950 елда Алтай транспорт заводында слесарь-электрик буларак башлый. Воронеж урман-техник институтын тәмамлаганнан соң (1956), Васильево урман-техник техникумында эшли. 1959–1961 елларда Казан авторемонт заводы баш инженеры, директоры, 1961–1963 елларда Татарстан автотранспорт тресты баш инженеры, 1963–1994 елларда Татарстан автотранспорт предприятиеләренең «Татавтотранс» республика ассоциациясе генераль директоры.

Обыдённов республикада автомобиль транспорты үсешенә зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә республика территориаль берләшмәсе һәм автотранспорт предприятиеләре дәрәҗәсендә йөкләр һәм пассажирлар ташу белән автоматик идарә системасы (АСУ) эшләнә.

1990–1994 елларда ТССР, ТР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын, бер көмеш, ике бронза медале, РСФСР, ТАССР ЮСлары Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Обыдённов исеме Казан автотранспорт техникумына бирелә (2002).

Хезмәтләре

Управление автомобильным транспортом с применением ЭВМ. М., 1989;

Совершенствование системы управления автотранспортным предприятием. М., 1992 (автордаш).