Биографиясе

1938 елның 20 июле, Свердловск өлкәсенең Уинск районы Иштирәк авылы – 2009 елның 12 мае, Казан.

И.Федоров исемендәге Львов полиграфия институтын тәмамлый (1965).

1966 елдан Татарстан китап нәшриятында: бизәлеш редакторы (1966–1969), баш рәссам (1978–1981), штаттан тыш рәссам (1969–1972; 1981–1990).

1975–1978 елларда СССР Фәннәр академисе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре.

1990 елдан ТР Милли китапханәсендә рәссам.

ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1977).

Зарипов Э.Я. Урак өсте. 1972

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Э.Зарипов – китап һәм станлы графика өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнардан. 15 кә якын китапны, шул исәптән М.Фәйзуллинаның «Шаян ай» (1966), И.Юзеевнең «Исәнме, туган җир!» (1970), «Пони малае нәни Җирәнкәй» (1971), Р.Вәлиевнең «Хыялый песи малае» (1976), Ә.Фәйзинең «Халык җәүһәрләре» (1968), «Габдулла Тукай. Альбом» (1978) һәм башкалар бизи һәм аларга рәсемнәр ясый; 100 гә якын китап тышлыгы авторы.

Станлы графика өлкәсендә линогравюра, монотипия, офорт, акварель, карандаш техникасы белән тематик һәм пейзаж жанрларында эшли: «Туган авыл» (1966–1970), «Казанның архитектура һәйкәлләре» (1979–1980), «Нефтьчеләр турында» (1980) линогравюралар сериясе; «Болгарлар» (1978), «Борынгы Львов» (1963) төсле монотипияләр сериясе һәм башкалар.

1990 елдан Э.Зарипов иҗатында төп урынны портрет жанры алып тора, аларда – замандашлары образлары, татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре; шагыйрьләр, мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, композиторлар, рәссамнар. Бу жанрдагы эшләре «Татар мәгърифәтчеләре» линогравюралар сериясеннән башлана һәм төсле катнаш техникада башкарылган әсәрләрендә дәвам иттерелә (барлыгы 200 табактан артык).

Портретлар арасында – «Ш.Мәрҗани», «К.Насыйри», «Г.Тукай», «Г.Курсави», «Дәрдемәнд», «Һ.Такташ», «Б.Урманче» һәм башкалар.

1996 елда башланган «Багышлау» биографияләр сериясе И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Г.Ахунов, Р.Миңнуллин һәм башка шагыйрь һәм язучыларга багышлана, һәркайсының туган җирләрендә күрсәтелә.

Зарипов Э.Я. Хәтер. 1980

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

1963 елдан республика, төбәк («Зур Идел», 1974, 1980, 1985 һәм башкалар), бөтенроссия (автономияле республикалар рәссамнарының әсәрләре, Мәскәү, 1971), халыкара («Китап - 77» бөтендөнья күргәзмә-ярминкәсе, 1977) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1980 (Минзәлә шәһәре), 1984, 1988, 1995, 1996, 1998, 1999, 2002, 2003, 2005, 2006, 2008, 2009 елларда (Казан) уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Милли музеенда, ТРның Сынлы сәнгать музеенда, Г.Тукай музеенда, ТР Милли китапханәсендә (Казан), Лодзь Сынлы сәнгать музеенда (Польша), Казанның 2 нче татар гимназиясендә, район мәктәпләрендә саклана.

Хезмәтләре

Сүнмәс йолдызлар // Ялкын. 1973. № 8.

Яшь рәссамнар // Ялкын. 1973. № 11.

Акчарлаклар Идел өстендә // Ялкын. 1975. № 2.

Хисләр һәм төсләр // Идел. 1975. № 6.

Тамчыларда кояш чагыла // Ялкын. 1977. № 11.

Наши художники // Детская литература. 1975. № 8.

Заман көзгесе: альбом. Казань, 2006.

Мәшһүр татар зыялылары. Казан, 2008.

Әдәбият

Аһәң. Эрот Зарипов әсәрләре // Азат хатын. 1988. № 11.

Закир М. Җан аһәңе // Казан утлары. 2003. № 6.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова