Биографиясе

1903 елның 1 (14) декабре, Сембер шәһәре – 1981 елның 13 октябре, Казан.

Казандагы ирекле сәнгать остаханәләрендә (1919–1920) һәм Казан сәнгать-педагогика техникумында (1924–1927) укый.

П.П.Беньков һәм В.К.Тимофеев шәкерте.

1919 елда Казан Мөселман хәрби коллегиясе каршындагы Кызыл Армия театрында, 1920 елда Мәскәүдә Үзәк хәрби мөселман коллегиясендә, 1920–1921 елларда Ташкент Кызыл Армия театрында декоратор булып эшли.

Төркестан укчылар дивизиясе составында сугышларда катнаша.

1923 елдан Казанда. Коммунистик клубта (1925–1929), Офицерлар йортында (1929–1936) рәссам булып эшли, Казан сәнгать училищесендә укыта (1937–1939; 1949–1957), «Татрәссам»да («Татхудожник», 1938–1953) һәм Сәнгать фондында (1953–1979) эшли.

ТатАХХР (1925–1932), Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936).

Иҗаты

Җ.Булат – Татарстанда сугыш күренешләре жанрында эшләүче беренче рәссамнардан.

«Төркестан сериясе» (1920 еллар), «Баррикадаларда (1905 елгы урам сугышлары)» (1925) акварельләре, фронт темасына караган станлы рәсемнәр – «Танк десанты» (1941), «Штык атакасы (Советлар Союзы Герое иптәш Батыршин подразделениесе)» (1942), «Будапешт 1945 тә» (1945), «Сугыштан соң» (1945), нәкышь әсәрләре – «Ашлык сугу» (1935), «Сабан туе» (1939), «Дус кызлар» (1947), график портретлар – «Академик А.Е.Арбузов» (1947), «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Н.Җиһанов» (1947), «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары өчен рәсемнәр (1950 еллар), Татарстан китап нәшриятында 1940–1960 елларда басылып чыккан Г.Тукай, А.Пушкин, Д.Фурманов, М.Гафури, Н.Исәнбәт, М.Хөсәен, Ә.Ерикәй, Л.Ихсанова әсәрләренә иллюстрацияләр һәм бизәлешләр авторы.

Җ.Г.Булат. Баррикадаларда (1905 елгы урам сугышлары). Акварель. 1925. Кәгазь, гуашь. 1935. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана

Күргәзмәләре

Республика (1925 елдан) күргәзмәләрендә, Идел буеның 6 автономияле республикасы күргәзмәсендә (Казан, 1947) катнаша.

Җ.Г.Булат. Ашлык сугу. Кәгазь, гуашь. 1935. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана

Әсәрләр тупланмасы

Җ.Г.Булат. Мәңгәр авылы. Арча районы. Акварель. 1927. Р Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана

Бүләкләре

Бөек Ватан сугышында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Машковцев Н. Художественная жизнь Казани // Творчество. 1940. № 6.

Художники «Чаяна». Л., 1960.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – Г.А.Могильникова