Французча aquarelle, итальянча acquerello, латинча aqua – су.

Акварельдә графика һәм рәсем сәнгатенә хас сыйфатлар бергә кушыла. Ул күптөсле һәм бертөсле төрләргә бүленә.

Барлыкка килүе

Борынгы Мисыр, Греция, Рим, шулай ук Урта гасырларда Европа һәм Азия дәүләтләре сәнгатендә акварель мәгълүм урын алып тора. XVII йөзгә кадәр ул кулъязмаларны иллюстрацияләү, гравюралар, архитектура сызымнарын бизәү кебек гамәли максатларда кулланыла, мондый кулланыш хәзер дә өлешчә дәвам итә.

XVIII йөздә бик күп илләрдә, шул җөмләдән Россиядә дә, профессиональ акварельче рәссамнар үсеп чыга.

Казанда үсеше

XVIII йөзнең икенче яртысы – XIX йөздә Казанның байтак уку йортларында – Беренче ирләр гимназиясендә, университет, реаль училище, сәнгать мәктәбендә акварель сәнгате класслары була.

Җирле рәссамнәр иҗатында акварель пейзаж һәм портретларда, гаилә альбомнары графикасында, шулай ук татар кулъязма китапларын бизәүдә киң кулланыла. Пейзажчы А.Н.Ракович провинциаль романтизм алымнары кергән академик пейзаж традицияләрендә иҗат итә. Л.Д.Крюков, Р.А.Ступинның портрет акварельләре форманы бертөсле фонда вак штрихлар һәм нокталар ярдәмендә виртуозларча модельләштерүләре белән үзенчәлекле.

ХХ йөздә акварельгә жанрлар (архитектура проектлары эскизлары, сәхнә бизәлеше, китап иллюстрацияләү, журнал һәм сәнгать графикасы, гамәли графика) һәм техник ысуллар (гуашь, темпера, пастель, күмер, бронза буяу, карандаш) төрлелеге хас.

ХХ йөз башында станлы акварель импрессионизм һәм символизмнан алып супрематизм һәм конструктивизмга кадәр булган күптөрле стиль юнәлешләрен берләштерә. Бу Казан сәнгать мәктәбендә укыган А.М.Родченко, И.А.Никитин, А.Г.Платунова, М.В.Барашов, В.Э.Вильковиская һ.б. иҗатларында аеруча ачык чагыла.

П.М.Дульский, А.И.Фомин, И.А.Денисов, Н.Н.Ливанова, И.Н.Плещинский, Д.П.Мощевитиннарның лирик пейзажлары ирекле композицияләре белән аерылып тора. Җ.Г.Булатның «Төркестан сериясе», В.А.Шолпоның «Фарсы циклы» шәрык миниатюрасы традицияләрендә иҗат ителгән.

1940 еллардан алып Б.М.Әлминов, Х.Г.Якупов, Л.Г.Фәттахов, М.Г.Усманов, З.Н.Хөсәенов, Р.А.Сабитова, И.С.Хантимеров, М.Л. Язынин һ.б. татар халкының авыз иҗаты әсәрләрен һәм классик әдәбиятын иллюстрацияләүче ирекле композицияләр иҗат итәләр.

1970–1980 елларда Б.И.Урманче пейзажлар, натюрмортлар, татар милли киемнәре эскизлары, татар бизәкләре серияләре эшли. Аның «Шүрәле» темасына багышланган график эшләрендә (Кытай туше катнаштырып) рәссамның үзенә генә хас иҗат ысуллары аеруча ачык чагыла.

1960–1980 елларда И.К.Әхмәдиев, И.Е.Бобровицкий, Э.Б.Гельмс, В.П.Игнатьев, Р.Ф.Имашев, И.К.Колмогорцева китап һәм журнал графикасында акварельгә еш мөрәҗәгать итәләр.

1960 еллардан башлап монументаль акварельдә (лирик жанрдагы камера формаларыннан тыш) тематик цикллар һәм серияләргә берләштерелгән күләмле әсәрләр өстенлек ала.

Г.Г.Рахманкулова иҗатында акварельнең традицион жанрлары белән бергә (пейзаж, натюрморт) портрет һәм татар интерьеры төрләре, шулай ук тарихи тема үсеш ала. В.А.Попов, Р.Ә.Госманов акварель серияләрендә зур, монументаль әсәрләр иҗат итәләр. Алар буяу төрләрендәге яктылык муллыгы, төсләр байлыгы һәм аһәңлеге, сурәтләү үзенчәлеге белән аерылып тора.

В.В.Карамышев, Э.Б.Бусова пейзажлары, жанр композицияләре һәм натюрмортлары серияләре натурага якынлыгы белән аерылып тора. Э.Б.Гельмс, А.А.Спориус, Н.У.Әлмиевнең юл жанрындагы акварель графикасына югары культура хас. Татар халык сәнгатенә хас бизәкләү һәм декоративлык акварельле вариацияләр ярдәмендә В.П.Аршиновның әдәби драматик опера темаларында үзенчәлекле чагыла.

1980–1990 елларда республика рәссамнарының акварель белән кызыксынуы көчәя, Б.Мәрдәнов (Бөгелмә), Л.Г.Зиннәтуллин (Лениногорск), Е.М.Бирючевский, Е.Н.Миронов, Ю.Е.Ершов (Яшел Үзән) һ.б. шул алым белән иҗат итә.

Әдәбият

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: живопись, скульптура, графика. М., 1978.

Червонная С.М. Искусство Татарии. История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 года. М., 1987.

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983.

Автор – Е.П.Ключевская