Эчтәлек

Гарәп-хәзәр сугышлары, гарәп гаскәрләре Әрмәнстан, Грузия һәм Кавказ Албаниясен басып алып, гарәп яубашы Габдрахман ибне Рабига Дәрбәнд шәһәрен яулаганнан һәм Хәзәр каганлыгы территориясенә бәреп кергәннән соң (653–654) башлана.

Гарәпләр хәзәрләрнең башкаласы Бәләнҗәр шәһәрен камыйлар. Хәзәрләр батырларча сугышалар һәм, өстәмә көчләр килгәч, гарәп гаскәрен җиңәләр. Бу сугыштан соң вакытлыча тынычлык урнаша.

VII йөзнең 60–70 елларында Гарәп хәлифәлеге көчсезләнә. Шуннан файдаланып, хәзәрләр Кавказ аръягына һөҗүм башлыйлар; 684 елда Албаниягә һәм Әрмәнстанга бәреп керәләр, ул өлкәләрне бөлдергәннән соң, алардан ясак түләтәләр.

Хәзәрләрнең Кавказ аръягына юлын кисү максатында 692 елда гарәпләр Дәрбәндне алалар, ләкин тиздән аннан кысрыклап чыгарылалар.

Озак еллар буе Албания өчен барган сугышларда уңышлар чиратлашып дәвам итә.

713 елда гарәпләрнең яубашы Хәбиб ибне Мәсләмә җитәкчелегендәге гаскәре, өч ай камалышта тотканнан соң, Дәрбәндне яулый һәм Дагстанның Каспий буендагы төбәкләренә бәреп керә. Сәмәндәр шәһәре тирәсендә хәзәрләрнең күпсанлы гаскәренә юлыкканнан соң, гарәпләр сугышсыз гына Грузиягә чигенәләр.

720–721 елларда хәзәрләр Албанияне һәм Әрмәнстанны басып алалар, андагы гарәп отрядларын тар-мар итәләр.

Хәлифәлек Кавказ аръяына әл-Җәррах бине Габдулла әл-Хәкими җитәкчелегендә яңа отрядлар җибәрә. Алар хәзәрләрне Дәрбәнд артына кысрыклап чыгаралар, Сәмәндәр һәм Бәләнҗәр шәһәрләрен алалар. Соңрак гарәпләр Албаниягә чигенәләр, шуннан торып, 722–725 елларда Кавказ алдына һөҗүмнәр ясыйлар һәм Аланияне буйсындыралар.

724 елда әл-Җәррах вазифасыннан читләштерелә, Кавказ аръягы наместнигы итеп әл-Мәсләмә билгеләнә. Яңадан кабынган сугыш хәрәкәтләре вакытында аның гаскәрләре җиңелә, ләкин 727 елда ул кабат хәзәрләрне Кавказ алдына кысрыклап чыгара һәм даими рәвештә хәзәр җирләренә бәреп керә башлый.

Шулай да уңышсыз төгәлләнгән берничә бәрелештән соң, гарәпләр Дәрбәндне калдыралар, ә хәзәрләр гаскәре Албанияне басып ала (729). Каган улы Баржил җитәкчелегендәге хәзәрләр гаскәре Ардебил шәһәре янында гарәпләрне авыр җиңелүгә дучар итә (731/732). Бу сугышта әл-Җәррах һәлак була.

Кавказ аръягына Сәед ибне Әмер әл-Хәраши һәм Мәсләмә ибне Габделмалик җитәкчелегендәге гаскәр җибәрелә, ул Баржил отрядларын тар-мар итә һәм аларны Дәрбәнд артындагы җирләргә куып чыгара (731).

Мәрван ибне Мөхәммәт Кавказ аръягы идарәчесе итеп билгеләнгәннән соң, Гарәп-хәзәр сугышларында яңа этап башлана. 732–733 еллар тирәсендә Мәрван Бәләнҗәр шәһәренә яу белән бара, ләкин уңышка ирешә алмый. 733–736 елларда, Византия белән сугыш вакытында, ул Кавказ аръягындагы төрле төбәкләрне буйсындыра. 737 елда, икегә бүленгән гаскәре белән Дәрбәнд һәм Дәрьял тарлавыгы аша узып, хәзәрләр башкаласын әйләнеп үтә һәм аларның армиясен тар-мар итә. Шуннан соң ул Хәзәр каганлыгының Каспий буендагы өлкәләрен бөлдерә. Каган гарәпләр куйган шартларда (ислам динен кабул итү, ясак түләү һ.б.) солых төзергә ризалаша.

Мәрван явыннан соң Хәзәр каганлыгы Кавказ аръягында актив роль уйнаудан туктый. 740 елларда гарәпләр Кавказ аръягын үз хакимиятләренә буйсындыралар. Ләкин Габбасыйлар династиясе хакимияткә килеп (750), гарәпләр хакимлеге көчсезләнү нәтиҗәсендә әлеге төбәкләрдә хәзәрләрнең йогынтысы көчәя.

763–765 елларда Раҗтархан җитәкчелегендә хәзәрләр ике мәртәбә Албаниягә һәм Грузиягә яу белән баралар. Бер үк вакытта алар гарәпләрне берничә тапкыр җиңәләр. Гарәпләр яубашы Йазид әс-Сулами җитәкчелегендәге өстәмә көчләр килгәч кенә хәзәрләрне Дәрбәнд артына кысрыклап чыгаруга ирешәләр.

Гарәп-хәзәр сугышлары нәтиҗәсендә Кавказ аръягы Гарәп хәлифәлегенә буйсындырыла, Хәзәр каганлыгы белән ике арадагы чик Дәрбәнд районыннан уза.

Гарәп-хәзәр сугышлары төрки телле халыклар (хәзәрләр, болгарлар һ.б.) арасында ислам дине таралуга этәргеч бирә.

Гарәп-хәзәр сугышлары елларында болгар кабиләләренең бер өлешенең (савирлар, бәрәнҗәрләр һ.б.) Кавказ алдыннан Идел буйларына күченүе ихтимал.

Әдәбият

Артамонов М.И. История хазар. Л., 1962.

Новосельцев А.П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. М., 1990.

Автор – И.Л. Измайлов