Чыгу вакыты

1952–1953 елларда Мюнхен шәһәрендә (Германия) татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Мөхәррирләре: А.Фәйзуллин, М.Кәрими. Г.Исхакый, Ш.Нигъмәти һ.б.ның әсәрләре басыла.

Темалары

Журнал Советларга каршы фикердә тора. Аның битләрендә халыкара вакыйгалар турында материаллар басыла, СССРда милли мәсьәләнең торышы, татар халкы тарихы, күренекле мәдәният эшлеклеләренең (Г.Тукай, Р.Фәхретдин, Й.Акчура, Г.Камал, К.Насыйри, Г.Баруди һ.б.) иҗаты яктыртыла.

Әдәбият

Гилязов И. Неоконченный урок // Казань. 1994. № 5/6.

Миннегулов Х. «Азат Ватан»: скорбь и надежда (татарский журнал в Германии) // Татарстан. 2003. № 2.