Кама елгасыннан төньяктарак һәм Вятка елгасыннан көнчыгыштарак урнашкан. Алабуга, Менделеев һәм Әгерҗе районнарын үз эченә ала.

Мәйданы 3,9 мең км2.

Татар гөмбәзенең Төньяк (Кукмара) күтәрелмәсенең көнчыгыш сөзәклегендә Рус платформасының көнчыгыш өлешендә. Нигезе архей һәм протерозойның кристаллик токымнарыннан гыйбарәт, көнбатышта 1600 м, көнчыгыш өлештә 1900 м һәм аннан да күбрәк тирәнлектә ята. Утырма катлам югары протерозойдан дүртенчел системага кадәрге диңгез һәм континенталь утырмалардан хасил булган.

Җир өстенә Пермь, неоген һәм дүртенчел система токымнары чыга. Алабуга шәһәре янында Кама елгасының уңъяк яры буенда Уфа ярусының комсу-балчыксыл токымнары ачыла.

Өстәрәк Татар һәм Казан ярусларының известьташ катламлы комсу-балчыксыл токымнары (Вятка, Кама, Туйма, Иж елгалары үзәннәре буенда ачыла) ята.

Иж, Туйма һәм Вятка елгалары сул кушылдыкларының борынгы үзәннәрен неогенның комсу-чуерташлы һәм балчыксыл утырмалары тәшкил итә. Дүртенчел система утырмалары (ком, комсыл балчыклар, балчыклар), Каманың уңъяк текә ярыннан кала, неоген һәм югары Пермь токымнарын бөтен җирдә диярлек каплыйлар.

Көнчыгыш Кама алды рельефы – җиңелчә калкулыклы тигезлек, Иж елгасы үзәне белән ике өлешкә бүленгән. Көнбатышта – Можга калкулыгының көньяк чиге (иң зур биеклеге 225 м – Таңай елгасының югары агымында, 226 м – Иж тамагы елгасының югары агымында), көнчыгышта – Сарапул калкулыгының көньяк-көнбатыш чиге (иң зур биеклеге 224 м – Красный Бор авылы янында Каманың уңъяк ярында).

Иң түбән биеклекләр: 53 м – Чаллы шәһәреннән түбәнрәк Куйбышев сусаклагычының су өсте һәм 62 м – Түбән Кама сусаклагычының су өсте. Уртача биеклеге якынча 120 м. Төбәк ерым челтәре тыгызлыгының югары (0,39 км/км2) һәм сыза челтәре тыгызлыгының уртача (0,5 км/км2) булуы белән аерыла.

Көнчыгыш Кама алдының климатик күрсәткечләренә чагыштырмача кискен территориаль үзгәрешләр хас. Гыйнварда уртача темп-ра -14° тан -14,5°С ка кадәр, июльдә 19°С тан 19,5°С ка кадәр үзгәрә; абсолют минималь -52 °C (1979, Әгерҗе), абсолют максималь 40°С (1981, Алабуга). Бик салкын көннәр (-35°С һәм түбәнрәк тә) Әгерҗе районында теркәлде – кышкы чорда уртача 3,5 көн. Салкын булмаган чорның озынлыгы 106 көннән (Әгерҗе) 142 көнгә кадәр (Алабуга).

Еллык явым-төшем 480-530 мм тәшкил итә. Кар капламының биеклеге 40-45 см. Көнчыгыш Кама алды Иж елгасының түбәнге агымы (кушылдыклар – Бимә, Чаж, Барҗы), Туйма (кушылдыклар – Буҗай, Юраш, Каринка), Таңай, Вятка (Үмәк, Әнҗерә) елгалары белән дренажлана. Елга челтәренең уртача тыгызлыгы 0,48 км/км2 – ТРда иң югары.

Елга тугайларында элекке елга юлында сакланып калган күл һәм сазлыклар бар.

Вятка һәм Туйма елгалары арасында соры урман туфраклары, Иж елгасының сулъяк ярында кәсле-көлсу туфраклар таралган. Вятка, Кама, Туйма елгалары үзәннәре буенда туендырылган аллювиаль кәсле туфрак үсеш алган, Иж, Чаж елгалары үзәннәрендә кара болын туфраклары очрый.

Төбәк көньяк тайга ас­зонасына, урман зонасына карый. Урманлы җирләр 14,9%. Каен һәм усак катыш юкәләрдән, чыршы, ак чыршыдан торучы караңгы ылыслы-киң яфраклы аеруча зур урманнар Иж елгасының сулъяк ярында сакланган. Зур булмаган участокларда чыршы һәм ак чыршыдан торучы караңгы ылыслы урманнар очрый. Кама елгасы үзәнендә нарат урманнары сакланган.

Көнчыгыш Кама алдының көньяк өлешендә нефть чыгарыла. Кирпеч житештерү өчен балчыксыл чимал (Әгерҗе, Исәнбай), вакланган таш һәм бут (ак таш) (Бондюг, Максимов, Камай) җитештерү өчен төзелеш ташларының кечкенә чыганаклары бар. Кама елгасы юлында һәм Иж елгасы тамагында ком-чуерташ кушылмалары чыганаклары тикшерелә һәм өлешчә эшкәртелә.

Көнчыгыш Кама алды Түбән Кама милли паркының шактый өлеше – Зур наратлык, Кече наратлык, Танай дачасы, Танай һәм Алабуга болыннары, «Кичкетаң» комплекслы табигать тыюлыгы, «Катнаш наратлык» табигать истәлеге, Әгерҗе һәм Алабуга аучылык тыюлыгы урнашкан.

Иж һәм Туйма елгалары ТРның табигать истәлеге дип игълан ителгән.