Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1928 елда Бирге Ямаш авылы кешеләре нигез сала.

Нигез салынган көннән поселок Акташ районына керә. 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Ямаш (Бирге Ямаш) авыл җирлеге  составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда поселокта “Петровский” колхозы оештырыла. 1952 елда Чапаев исемендәге колхоз (Нолинка авылы) составына керә. 1976 елда “Чишмә” колхозы составында аерылып чыга. 1996 елдан “Чишмә” акционерлык җәмгыяте, соңыннан “Урожай” акционерлык җәмгыяте.

Мәдәният

Поселок янында археология истәлекләре табыла: I, II Петровка туктаулыгы (буралы курган культурасы), Петровка авыллыгы (Шихан) (соңгы бронза чоры, Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1938 елда – 151,
1949 елда – 124,
1958 елда – 70,
1970 елда – 62,
1979 елда – 14,
1989 елда – 2,
2002 елда – 18,
2010 елда – 69,
2015 елда – 53 кеше (руслар).