Тарихы

Авылга 1747 елда нигез салына (башка мәгълүматлар буенча 1728 елда).

XVIII−XIX йөзләрдә халкы типтәрләр, асаба башкортлар һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге, умартачылык, аучылык, сәүдә итү таралган була.

Авылда мәчет турында беренче мәгълүматлар 1749 елга карый. XX йөз башында биредә 2 җамигъ мәчет (беренчесе 1869 елда иске мәчет урынына төзелә, икенчесе – 1907 елда), 2 мәдрәсә (1860 һәм 1907 елларда), 2 мәктәп, 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, 2 бакалея кибете, икмәк саклау һәм сату кибете була; сишәмбе саен базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3678 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе – Әлмәт, 1918 елдан Каратай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында.

1922 елдан авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Карабаш волостена керә. Карабаш волосте үзәген Карабаш авылыннан Габдрахман авылына күчергәч, 1924 елдан Габдрахман волосте дип атала башлый.

1930 елның 10 августыннан – Әлмәт районында.

Хәзер Габдрахман авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авыл территориясендә “Ирек” колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Закиров, башка мәгълүматлар буенча – К.Котлыбаев). 1958 елда ул “Ярыш” колхозы (Тайсуган авылы) белән берләшә, үзәк утар Әлмәттә, 2005 елдан “Ярыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Татарстанның алдынгы хуҗалыкларының берсе: социаль-икътисади үсештәге уңышлары өчен берничә тапкыр мактау грамоталары, дипломнар һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының, СССР Министрлар советы, Профсоюзларның бөтенсоюз үзәк советы һәм Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы Үзәк комитетының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

Авыл үсешенә колхоз рәисләре Ш.Надыйров (аның исеме белән авыл урамы атала) һәм С.С.Әхтәмов зур өлеш кертә: социаль-көнкүреш һәм мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда җидееллык, 1938 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1972 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1978 елдан), мәдәният йорты, китапханә, дәвалау амбулаториясе, мәчет (1994 елдан) эшли.

Мәдәният йорты каршында “Сәрбиназ” фольклор ансамбле (1981 елдан, 2013 елдан – халык ансамбле, ансамбльгә нигез салучы – Җ.Ф.Иктисамов) “Авылым йолдызлары” җыр һәм бию ансамбле (1984 елдан, 1985 елдан халык ансамбле, ансамбльгә нигез салучы – Н.Х.Фәрхетдинов).

Авыл янында археология истәлеге – I Габдрахман туктаулыгы табыла (буралы курган культурасы).

Күренекле кешеләре

Г.Габдрәхимов – (1765−1840) – дин эшлеклесе, 1825 елдан Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәте мөфтие;

А.М.Таһиров (1890−1973) – язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан АССРның Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисе (1931−1937 елларда), Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы, Башкортстан АССР Язучылар берлеге рәисе (1936 елдан), репрессияләнә, үлгәннән соң аклана;

Ш.Ф.Тәхәветдинов (1946 елда туган) – нефтьче, икътисад фәннәре докторы, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, ТРның атказанган нефтьчесе, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Әлмәт районының һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

Ш.С.Ханбикова (1928−2008) – тел белгече, филология фәннәре кандидаты, татар теле буенча сүзлекләр төзүче;

З.Ф.Шәрәфиев (1956 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган химигы.

Халык саны

1762 елда – 73,
1782 елда – 103;
1795 елда – 180 ир заты;
1859 елда – 817,
1889 елда – 1311,
1897 елда – 1422,
1910 елда – 1851,
1920 елда – 2009,
1926 елда – 1838,
1938 елда – 1826,
1949 елда – 1432,
1958 елда – 1656,
1970 елда – 1560,
1979 елда – 1547,
1989 елда – 1300,
2002 елда – 1504,
2010 елда – 1711,
2015 елда – 1510 кеше (татарлар).