- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 4 км көнбатыштарак, Нохрат елгасы буенда урнашкан
Авылга 1700 еллар тирәсендә Иске Матак авылыннан күчеп килгән чуашлар нигез сала. 1740 елда монда рус крәстияннәре дә килеп урнаша.
XX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге чукынган ясаклы чуашлар, казна хезмәтендәгеләр, икътисади крәстияннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1890 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1903 елда 20 ир бала һәм 5 кыз бала укый).
XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, бакалея кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1033 дисәтинә тәшкил итә.
Авыл Иске Матак авылы Рождественский чиркәве приходына карый.
1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Иске Салман авыл җирлеге составына керә.
1919 елда авыл артеле оештырыла, 1930 еллар башында – колхоз, 1965 елда “Спутник” совхозы составында була (2002 елга кадәр).
Авыл янында Болгар һәм Алтын Урда чоры шәһәрлеге, X–XIV йөзләргә караган өч Болгар авыллыгыннан торган Иске Нохрат археология комплексы табыла.
Монда һөнәрчелек эшчәнлеге һәм халыкара сәүдә эзләре, алтын һәм көмеш зәркән эшләнмәләр хәзинәләре табыла. Алар Идел буе Болгары чорында биредә зур шәһәр – округның сәяси һәм хуҗалык үзәге булуын күрсәтә.
1782 елда – 125 ир заты;
1859 елда – 437,
1908 елда – 651,
1920 елда – 571,
1926 елда – 402,
1938 елда – 359,
1949 елда – 354,
1958 елда – 176,
1970 елда – 91,
1979 елда – 48,
1989 елда – 20,
2002 елда – 12,
2010 елда – 4,
2015 елда – 4 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.