Тарихы

Авылга 1670 елларда чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Рождественский, Урта Матак исемнәре белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы крәстияннәр катлавына керә (элеккеге казна хезмәтендәгеләр, чукынган чуаш һәм рус икътисади крәстияннәре). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, он тарту була.

1843 – 1867 елларда авылда Дәүләт милке министрлыгы училищесы эшли, 1868 – 1881 елларда һәм 1886 елдан – земство мәктәбе (40 ир бала, 10 кыз бала укый, 1903 елда – 53 ир бала һәм 12 кыз бала, шул исәптән чуашлар). 1884 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

1883 елда агачтан Рождестово-Христово чиркәве төзелә (1932 елда яна).

XX йөз башында авылда су һәм 8 җил тегермәне, 3 ярма яргыч, 3 тимерчелек, 2 йон тетү йорты, 2 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2432 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Матак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Большевик” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Г.Буланкин), 1957 елда “Салман” совхозы составына керә, 1963 елда – “Әлки” терлек симертү совхозы составында. 1985 – 2005 елларда “Труженик” совхозы составында була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли. Кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла (чиркәү бинасында), 1937 елда җидееллык, 1980 елда – урта мәктәп була (яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (2005 елдан), мәдәният йорты (1973 елдан), , китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Веселые ребята” (1987 елдан) халык музыка уен кораллары, “Ромашка” вокаль (1999 елдан), “Калинка” фольклор ансамбльләре (2015 елдан, барсының да җитәкчесе – С.П.Калмыков) эшли.

Авыл янында монголларга кадәрле чор Болгар шәһәрлеге (XIX йөздә табыла), 2 Болгар авыллыгы бар.

1920 – 1921 елгы ачлык корбаннарның зур каберләре бар.

Күренекле кешеләре

И.В Смородинов (1894 – 1953 еллар) – генерал-полковник, Эшче-крәстиян Кызыл Армиясенең генерал штаб башлыгы (1938 – 1939), Ерак Көнчыгыш штаб башлыгы (1941 – 1943), Эшче-крәстиян Кызыл армиясен формалаштыру һәм комплектлау буенча Баш идарә башлыгы (1943 – 1946 еллар), Ленин ордены (ике тапкыр), I дәрәҗә Кутузов, I дәрәҗә Суворов, Кызыл Байрак (өч тапкыр), Польшаның II дәрәҗә “Грюнвальд Хачы”, Югославиянең I дәрәҗә “Халык алдындагы казанышлары” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 123 ир заты;
 1859 елда – 733,
1908 елда – 1538,
1920 елда – 1573,
1926 елда – 1248,
1938 елда – 929,
1949 елда – 707,
1958 елда – 650,
1970 елда – 670,
1979 елда – 586,
1989 елда – 456,
2002 елда – 396,
2010 елда – 388,
2015 елда – 390 кеше (чуашлар).