Тарихы

Авылга 1660 елларда нигез салына. 1690 елда Темей Янгизитов җитәкчелегендә ясаклы татарлар  күчеп утыралар. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Темеево исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы һәм йомышлы, шул исәптән керәшен татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. XIX йөздә мунчала ясау кәсебе була.

1834 елга кадәр беренче мәчет төзелә, 1882 елда аның урынына яңасы салына, мәктәп ачыла (1886 елда – 35 ир бала, 1895 елда – 39 ир бала һәм 14 кыз бала укый).

XX йөздә авылда 5 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1912 дисәтинә тәшкил итә.

Православие динендәге халкы Түбән Кәчи авылы Покров чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Чуаш Кичүе авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Кызыл яр” колхозы оештырыла, 1932 елдан – “Чирмешән” совхозы. 1934 елның җәендә “Сталинчы” совхоз газетасын татар телендә чыгаруны җайга салу өчен авылга командировкага язучы Муса Җәлил килә.

1957 елда “Энергетик” нәселле терлек үрчетүче миллионер совхоз авылның үзәк утары була. 2002 – 2004 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Энергетик” кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. 2007 елда 5 мең сыерга исәпләнгән мегаферма төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч ике класслы мәктәп ачыла, 1918 елда башлангыч, 1935 елда – бишьеллык, 1937 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1967 елда – урта мәктәп була (1987 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1984 елдан), мәдәният йорты (1964 елдан), , китапханә, участок дәвалау амбулаториясе, мәчет бар (1994 елдан).

Мәдәният йорты каршында балалар театры (2002 елдан) һәм фольклор (2012) коллективы эшли; җитәкчесе – Г.М.Шәйхетдинова.

Авыл янында археология истәлекләре: 2 торулык (буралы курган культурасы), 1 авыллык (Имәнкискә культурасы), шәһәрлек һәм 2 авыллык (монголларга кадәрге чор Болгар истәлеге), шулай ук иске зират урыны (фараз ителгәнчә, монголларга кадәрге чор Болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

А.К.Галиуллин (1954 елдан туган) – ветеринария фәннәре докторы;

Ә.С.Галиуллин (1940 – 2018 еллар) – актер, ТРның халык артисты;

Ф.З.Кадыйрова (1951 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы;

Бикә Рәхимова (1939 – 2011 еллар) – шагыйрә;

Ш.К.Шакиров (1951 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;

В.З.Шәкүров (1904 – 1973 еллар) – селекционер, РСФСРның атказанган агрономы, Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 92 ир заты;
1859 елда – 682,
1897 елда – 1072,
1908 елда – 1204,
1920 елда – 1514,
1926 елда – 844,
1938 елда – 576,
1949 елда – 1143,
1958 елда – 1737,
1970 елда – 1722,
1979 елда – 1365,
1989 елда – 975,
2002 елда – 868,
2010 елда – 741,
2015 елда 731 кеше (татарлар).