- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әгерҗе районындагы поселок. Әгерҗе шәһәреннән 33 км көньяктарак, Наҗар елгасы буенда урнашкан
1928 елда Тирсә, Сокман, Тоба, Чишмә авылларыннан чыгучылар тарафыннан алпавыт Ижбулдин утары урынында “Вольный Труд” колхозы буларак нигез салына. Беренче рәисе – Г.Нигъмәтуллин.
Оешкан көненнән поселок ТАССРның Әгерҗе районы составына керә. 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Яңа Бәзәкә авыл җирлеге составына керә.
Поселокта оештырылган колхоз 1950 елда Ленин исемендәге колхоз составына керә, ул Варкләд, Вольный Труд, Яңа Никольский, Яңа Бәзәкә, Иске Никольский, Яңавыл торак пунктларын берләштерә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе белән бергә кирпеч сугу җайга салына. Мәктәп, клуб, хастаханә, складлар, терлекләр өчен биналар төзелә.
Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.