Тарихы

XVI–XVII йөзләр чигендә нигез салына, 1600 елгы документларда искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре, асаба-башкортлар, типтәрләр, ясаклы крәстияннәр катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук балык тоту, киез-киез итек басу, тимерчелек, сумала кайнату һәм балта эше, кәрҗин үрү, сәүдә, Кама һәм Идел буйлап сал агызу кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, 3 мәктәп эшли. XX йөз башында авылда 3 мәчет, биш сыйныфлы мәдрәсә (1916 елда 115 шәкерт укый), базар эшли.

1909 елда – татар халык китапханәсе, 1910 елда земство рус-татар мәктәбе (оештыручысы – Зариф Әминов, драматург Ю.Ш.Әминовның бабасы) ачыла.

1919 елга кадәр авыл Вятка өязенең зур волость үзәге була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 12290,8 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елгы ачлык вакытында авылда 5 ашханә эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан губернасының Алабуга өязе Салагыш волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан –Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Салагыш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла, 1937 елда Пушкин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1968 елда аның составына Мадьяр һәм Яморза авыллары колхозлары керә. 1994 елдан “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп (ике катлы бина төзелә) ачыла, 1929 елда – бишьеллык, 1931 елда – колхоз яшьләр мәктәбе, 1934 елда – тулы булмаган урта, 1941 елда – җидееллык, 1975 елда урта мәктәп (ике катлы таш бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, авыл тарихы музее (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

1992 елда Хуҗа Нәҗметдин мәчете ачыла.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Пьянобор һәм Ананьино культураларына караган (безнең эрага кадәр VIII йөз – безнең эраның III йөзе) II һәм III Рысово авыллыклары табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Әминев (1914–1993) – тел галиме, Алабуга педагогика институты ректоры (1953–1960);

Ю.Ш.Әминов (1921–1982) – драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Д.Г.Вәзиева (1907–1989) – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты;

Э.Г.Гадел (Гаделов) (1936–2002) – “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио дикторы, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист;

Л.К.Гадил (Гадилев) (1894–1915) – язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе;

Тәммимдар Мохит (1919–2009) – эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, Токио шәһәренең төрки-мөселман җәмәгате башлыгы (Япония);

Р.Г.Хәбибуллин (1941 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, галим агроном, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Ф.Х.Хәбибуллин (1940 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган агрономы.

Халык саны

1859 елда – 1726,
1887 елда – 2433,
1905 елда – 2959,
1920 елда – 3690,
1926 елда – 2896,
1938 елда – 2023,
1958 елда – 1323,
1970 елда – 1138,
1979 елда – 556,
1989 елда – 768,
2002 елда – 611,
2010 елда – 623,
2015 елда – 497 кеше (татарлар).