Гәүдәләренең озынлыгы 2-35 мм. Канат өслекләренең кыска булуы (икенче исеме шуннан) белән аерылып торалар, алар корсакның бер өлешен генә каплыйлар, шунлыктан тыныч халәттә канатлары берничә тапкыр бөкләнгән рәвеш ала. Корсагы хәрәкәтчел, аска һәм өскә бөгелергә сәләтле.

Дөнья фаунасында 43 меңнән артык төр исәпләнә, барлык климатик зоналарда диярлек таралганнар. Россиядә 2 меңгә якын, Татарстан территориясендә 259 төре билгеле.

Туфракта, түшәлмәдә, чери торган үсемлек калдыкларында, гөмбәләрдә, экскрементларда, үләксәләрдә, черүче агачларда, үсемлек чәчәге һәм яфрагында, җәмгыяви бөҗәкләр ояларында, умырткалы хайваннарның өннәре һәм ояларында яшиләр.

Күбесе ерткычлар, төрле вак умырткасызлар, шул исәптән авыл һәм урман корткычлары, шулай ук төрле йогышлы авыруларны күчерүче паразитлар белән туеналар.

Кайберләре агулы.

Әйләнә-тирә мохит үзгәрешләренә сизгер булганлыктан, стафилинидларны биоиндикация тикшеренүләрендә кулланалар.

Татарстан территориясендә еш очраучы төрләр: урман стафилины (Philonthus decorus), матур стафилин (Staphylinus caesareus), җирән стафилин (Oxyporus rufus).

Киң стафилин (Velleius dilatatus) һәм йонлач стафилин (Emus hirtus) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).