Тарихы

Авылга 1679 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Николаевский, Фролов Ясак, Никольский Ясачный исемнәре белән билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, мичкә ясау, балта эше, йон-тукыма ману, киез итек басу белән шөгыльләнә.

Беренче Казан Богородица чиркәве 1780 елларда төзелә, яна, 1867 елда яңадан төзелә, 1930 елларда ябыла, 1947 елдан яңадан эшли башлый. Казан епархиясенең иң иске һәм иң зур агач чиркәүләрнең берсе, халык архитектурасы һәм барокко формалары белән төгәлләнгән эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 10 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, ХХ йөз башында волость идарәханәсе, чиркәү, Николай Чудотворец кәшәнәсе (XIX йөз ахыры архитектура истәлеге), земство училищесе, чиркәү-приход мәктәбе, тимерчелек, 3 йон-тукыма ману остаханәсе, казна шәраб кибете, чәршәмбе базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 813,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово волосте үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Зур Фролово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Кызыл Октябрь» һәм «Кызыл Шәрекъ» колхозлары оештырыла, 1951 елда «Кызыл Октябрь» колхозына берләштереләләр, 1997 елдан «Фролово» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан «Буа шикәр заводы» ачык акционерлык җәмгыяте ярдәмче хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда П.Г.Шафранов исемендәге тулы булмаган урта мәктәп (1932 ел, беренче бинасы В.Н.Фигнер акчасына төзелә, 2015 елда яңа бина төзелә һәм мәктәпкә П.Г.Шафранов исеме бирелә), балалар бакчасы (1977 ел), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Казан Богородица чиркәве бар.

2003 елдан мәдәният йорты каршында «Вишневый цвет» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – М.А.Бабаева).

Авылда «Святой источник великомученика Пантелеймона Целителя» чишмәсе төзекләндерелә.

Авыл янында археология истәлекләре – Зур Фролово торулыгы (неолит, соңгы бронза дәвере), Зур Фролово авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), Зур Фролово I һәм II авыллыклары (Имәнкискә культурасы), Зур Фролово шәһәрлеге (Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

И.Е.Лаврентьев (1879–1937) – җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист, репрессияләр чоры корбаны;

П.Г.Шафранов (1907–1972) – генерал-полковник, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, Советлар Союзы Герое, Буа шәһәренең Дан скверында Геройның бюсты куелган; туган авылында һәм Буада урам Шафранов исемен йөртә

Халык саны

1782 елда – 460 ир заты;
1859 елда – 1764,
1897 елда – 2571,
1908 елда – 2836,
1920 елда – 2794,
1926 елда – 2940,
1949 елда – 1139,
1958 елда – 1007,
1970 елда – 1108,
1979 елда – 981,
1989 елда – 566,
2002 елда – 441,
2010 елда – 392,
2015 елда – 385 кеше (руслар).