Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 324,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Кыят авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Большевик» колхозы оештырыла, 1957 елда Кыят спиртсовхозкомбинаты (1967 елдан В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе Бөтенроссия бүлекчәсенең «Кыят» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы) составына керә, 1994 елдан «Кыят» ачык акционерлык җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре: Козловка авыллыгы (монголларга кадәр Идел буе Болгар дәүләте чоры) һәм Козловка I, II, III торулыклары (буралы курган культурасы) табыла.

Халык саны

1795 елда – 135,
1880 елда – 340,
1897 елда – 355,
1913 елда – 342,
1920 елда – 588,
1926 елда – 645,
1938 елда – 532,
1949 елда – 415,
1958 елда – 283,
1970 елда – 239,
1979 елда – 169,
1989 елда – 105,
2002 елда – 107,
2010 елда – 91,
2015 елда – 96 кеше (руслар, чуашлар).