Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Черкен исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында 2 мәчет, 2 мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 3 бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1397,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Күл Черкене авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Искра-2» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Латыйпов), 1950 елда исеме «Ватан» итеп үзгәртелә, 1951 елда аның составына «Яшәр» колхозы (Каенлык авылы) һәм «Ирек» колхозы (Казма авылы) керә. 1990 еллардан «Черкен» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезъеллык, 1972 елда – урта (1972 елда яңа бина төзелә), 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1970 елдан), мәдәният йорты (2012 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан), «Хәмзия» мәчете (2003 елдан) бар.

1982 елдан мәдәният йорты каршында «Өммегөлсем» фольклор коллективы эшли (2014 елдан халык коллективы, нигез салучы – Р.Г.Гайнуллина).

2012 елда авылда Б.Урманче музей-йорты ачыла. Ул ике катлы агач бинада, Б.Урманче гаиләсе йорты нигезендә төзелгән мәктәп янында урнаша. Мәктәпкә «Монда бөек скульптор, нәкышьче, график Бакый Идрис улының балачагы үткән (1897–1990)» дип язылган мемориаль такта куелган. Экспозиция мәйданы –25 кв.м, экспонатлар арасында Б.Урманче тууы турында метрика язуы, рәсемнәре тупланган альбом, грифельле карандаш, пумалалар, каурыйлар, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты медале, Соловки утравыннан алып кайткан гимнастёркасы, җизвә, шулай ук хатыны Ф.В.Әхмәтова-Урманче портреты, «Туган авыл», «Март кары», «Җәйге яңгыр» пейзажлары, Б.Урманченың улы Айдар бүләк иткән Н.Исәнбәт, Ш.Бабич, Г.Тукай, С.Сәйдәшев, Г.Ибраһимов, М.Гафури скульптура портретлары бар.

Музей-йортның каршында постаментта Б.Урманче бюсты урнаштырылган.

Күренекле кешеләре

И.Р.Әһлуллин (1959 елда туган) – онколог, медицина фәннәре докторы;

Ф.Ә.Гарифуллин (1936 елда туган) – полимерлар физикасы һәм химик технологиясе өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы, ТАССРның, РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Р.Г.Гыймадиев (1954 елда туган) – инженер, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ирекле көрәш буенча СССР спорт остасы;

М.Т.Мөхәммәтҗанов (1946 елда туган) – икътисад фәннәре докторы;

М.Ш.Насретдинов (1939 елда туган) – инженер, ТРның атказанган энергетигы, РФнең мактаулы энергетигы, «Почёт билгесе» ордены кавалеры;

Р.Г.Ногманов (1933 елда туган) – культуролог, культурология докторы;

М.Т.Ракеева (1927 елда туган) – анатом, медицина фәннәре докторы;

Б.Урманче (1897–1990) – нәкышьче, скульптор, график, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, татар профессиональ нәкышь сәнгатенә нигез салучыларның берсе;

Ә.Г.Хәсәнов (1924–2011) – «Ватан» колхозы рәисе (1957–1984 елларда), «Почет билгесе», Ленин, Октябрь революциясе орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 92 ир заты;
1859 елда – 568,
1897 елда – 1232,
1908 елда – 1457,
1920 елда – 1595,
1926 елда – 1238,
1938 елда – 1360,
1949 елда – 1184,
1958 елда – 1125,
1970 елда – 1365,
1979 елда – 1261,
1989 елда – 836,
2002 елда – 629,
2010 елда – 592,
2015 елда – 610 кеше (татарлар).