Эчтәлек

Мөхәммәтҗан Назыйр улы (1806, Казан губерниясе, Зөя өязе Кече Шырдан авылы — 1890, Казан) — Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре, нәселдән күчмә мактаулы граждан.

Яшь чагында Казанга китә, бай сәүдәгәрләрдә ярдәмче булып эшли.

Әстерханга күченә, 1830 елларда анда чәй, балык, бакалея һ.б. товарлар сату буенча үз эшен ача.

1852–1857 елларда Әстерхан сәүдәгәре булып исәпләнә. Персия һәм Кавказ белән сәүдә итә. Казанда Евангелистлар, Екатерининская һәм Захарьевская (хәзерге Татарстан, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри) урамнарында күчемсез милек, йортлар, Печән базары мәйданында кибетләр һәм керем йорты тота.

1871–1882 елларда Казан шәһәр думасы гласные була.

1874 елда Евангелистлар урамында мәчет төзү өчен акча бирә (Казаковлар мәчете).

Хатыны — Бәдыйгылҗамал (1815–1878) — сәүдәгәр Йосыповлар нәселеннән.

Аның балалары:

Мостафа Мөхәммәтҗан улы (1835-?) — Әстерхан һәм Казанның 2 нче гильдия сәүдәгәре, нәселдән күчмә мактаулы граждан.

Әстерханда гаилә эшен дәвам итә.

Аның хатыны Б.Җ.Усмановага (к. Усмановлар) әтисеннән мираска зур күләмдә байлык кала.

1882 елда Мостафа бөлә һәм әтисе химаясендә яши башлый.

Мөхәммәтфәиз Мөхәммәтҗан улы (11.9.1844–?) — Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре, нәселдән күчмә мактаулы граждан.

Энесе Мөхәммәтшакир белән бергә Казанда әтисенең сәүдә эшен дәвам итә.

1898 елда гаиләсе белән мещан катлавына языла.

Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗан улы (8.10.1848 — 1932) — Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре.

Әстерханда әтисе эшен дәвам итә: чәйне үлчәү-бүлү һәм төргәкләү фабрикасы өчен кирпеч бина төзетә. Әстерханда һәм Казанда чәй сату кибетләре ача.

ХХ йөз башында Казанга күчеп килә.

Керем йортлары төзүгә акча сала. 1906ел да сәүдәгәр Ә.Г.Хөсәеновтан «Болгар» номерлары бинасын сатып ала. Евангелистлар, Мәскәү һәм Захарьевская урамнарында таш керем йортлары тота.

1908 елда Әстерханда мәчет (хәзерге Җамигъ мәчет) төзү өчен акча бирә.

Аның балалары

Габделхәмит Мөхәммәтшакир улы (11.9.1877, Казан — 10.2.1938, Мәскәү) һәм Мөхәммәтрәхим Мөхәммәтшакир улы (22.1.1874 — 1937) 1908 елда устав капиталы 2,5 мең сумлык «Бертуган Казаковлар һәм Ко сәүдә йорты» ширкәтен (1916 елда гомуми кереме 450 мең сум тәшкил итә) оештыралар; Берлинда аларның вәкиллеге эшли.

1907–1908 елларда Габделхәмит Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыяте идарәсе рәисе була.

1908 елның августында Вологда губернасына полиция күзәтчелегенә сөрелә, шул ук елның сентябрендә Германиягә китә.

Берлинда чимал (башлыча, тиреләр һәм мехлар) сату белән шөгыльләнгән фирма ача.

1910 елда Казанга кайта. Октябрь ревволюциясеннән соң гаиләсе белән Мәскәүгә күченә: төрле оешмаларда хезмәткәр булып эшли.

НЭП елларында Мөхәммәтрәхим Казанда Печән базары мәйданында баш киемнәре сату кибете ача. 1935 елда Ватанга хыянәт итүдә гаепләнеп кулга алына, 1937 елда репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Мөхәммәт Мөхәммәтшакир улы (24.2.1879 — ?) һәм Фуад Габделхәмит улы (? — ?) Германиягә китеп урнашалар, соңгысы татар эмиграциясенең танылган эшлеклесе була.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1995;

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Казаковы // Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. К., 2001. Т. 2;

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998; Губайдуллин С. Казаковы // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2004. № 2.

Авторлар — Л.М.Свердлова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов