Эчтәлек

1876 елда сәүдәгәр М.Н.Казаков иганәсенә Евангелистлар урамындагы (хәзер Татарстан урамы) 12 нче мәхәллә өчен төзелә.

Архитекторы билгесез.

Бер катлы, ике заллы, ишек өстеннән күтәрелгән 8 кырлы манаралы, татар бизәү сәнгате элементларын кулланып, классицизм юнәлешендәге эклектик стилендә корылган җамигъ мәчет. Мәчет ишеге бинаның төньяк фасадына тоташкан өч яруслы манара нигезенә урнашкан.

1975 елда Татарстан урамын киңәйткәндә һәм анда биек йортлар төзегәндә сүтелә.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. К., 1991.

Автор Н.Х.Халитов