Барлыкка килүе

Нур терапиясе – төрле авыруларны, шул исәптән яман шеш авыруларын ионлаштыручы нурларның биологик тәэсире нигезендә дәвалау ысуллары җыелмасы.

Рентгенологиянең барлыкка килүе һәм диагноз куюда кулланыла башлавы немец галиме В.К.Рентгенның Х-нурлар (рентген нурлары) турында 1895 елда ясаган ачышы белән бәйле.

1898 елда француз галимнәре – ирле-хатынлы Кюрилар тарафыннан ясалма радиоактивлык феномены ачыла, төрле радионуклидлар алына. Әлеге ачыш нур терапиясе үсеше өчен тизләткеч фактор булып тора һәм дистанцион нурланыш өчен радиоактив чыганаклы гамма-терапевтик аппаратлар булдыру мөмкинлеге бирә.

Татарстанда үсеше

Россиядә рентгенологияне гамәлгә кертүнең башында А.С.Попов, В.Н.Тонков, А.К.Яновский, И.Р.Тарханов (1896 ел) тора.

Казанда беренче рентген сурәте 1896 елда профессор П.И.Тихов тарафыннан алына; рентген нурлары Казандагы клиникаларда кулланыла башлый.

1907 елда А.Н.Казимбәк беренче рентген аппараты урнаштыра; 1908 елга Казанда Россиядә эшләнгән – 8, 1930 еллар уртасында 30 дан артык аппарат була.

Профессорлар В.И.Разумовский, П.И.Тихов, Н.И.Котовщиков һ.б. төрле аномалияләр һәм эчке органнар авыруларына диагноз куйганда рентген нурланышы кулланалар.

1915 елда акушерлык-гинекология клиникасында (1936 елдан – В.С.Груздев исемендә) «Действие лучей Рентгена на матку животного» темасына фәнни эш башкарыла.

Медицина белгечлеге буларак, рентгенология 1920 еллар башында үсеш ала. 1927 елда – Казан рентгенологлар җәмгыяте (җитәкчесе – Р.Я.Гасуль), 1982 елдан Татарстан Республикасы Нур белән диагноз куючылар ассоциациясе (җитәкчесе – М.К.Михайлов) оеша.

Казан клиник институтының (1925 елдан – Дәүләт врачларның белемен күтәрү институты (ГИДУВ), 1995 елдан – Казан медицина академиясе) эчке авырулар кафедрасы каршында рентген кабинеты, аннары – рентген бүлеге ачыла, нур ярдәмендә дәвалау гамәлгә кертелә (җитәкчесе – М.И.Гольдштейн, 1927 елда рентгенология кафедрасы булдырыла (1953–1967 елларда рентгенология һәм радиология кафедрасы).

1936 елда Казан медицина институтында рентгенология курсы оештырыла.

СССРда рентгенологиягә караган иң беренче фәнни хезмәтләрнең берсе – «Рентгенокимография желудка и её значение при распознавании раковых заболеваний» (1940 ел) хезмәте М.И.Гольдштейн тарафыннан языла; 1952 елда авыруларны дәвалау өчен радиология лабораториясе ачыла.

ГИДУВның рентгенология кафедрасында рентгенотехникларның белемен күтәрү курслары эшли (1933–1950 еллар).

Илдәге беренче томограф һәм томофлюограф Казан ГИДУВының рентгенология кафедрасы рентген технигы В.А.Новиков тарафыннан конструкцияләнә (1936 ел, үпкә томограммасы төшерелә). В.А.Новиков тагын 70 тән артык физиотерапия һәм рентген аппараты конструкцияли һәм камилләштерә.

1941–1945 елларда ГИДУВ Казан эвакуация госпитальләрендәге яралыларга хезмәт күрсәтү өчен хәрби рентгенологлар әзерли, институтта шулай ук төрле җәрәхәтләргә рентген кулланып диагноз кую ысуллары эшләнә. Кафедраның иң тәҗрибәле хезмәткәрләре Казан госпитальләренең рентгенология бүлекләрен җитәкли. Сугыш елларында 250 табиб һәм 180 нән артык рентген лаборанты әзерләнә.

Профессорлар: Д.Е.Гольдштейн – яраларны дәвалаганда фистулография куллану, М.Х.Фәйзуллин – баш капкачы яраларына, А.Н.Кревер күкрәк читлеге яраларына рентген кулланып диагноз кую турында хезмәтләр бастыралар.

1960 елда Казан медицина институтында профессор М.Ф.Мусин тарафыннан махсус артериография ысулы эшләнә (СССРда беренче буларак, артериография амбулатория шартларында уздырыла).

Бу тикшеренүләр Республика клиник хастаханәсендә кан тамырлары хирургиясе бүлеге ачылуга нигез була. Электрорентгенография ысулыннан файдалану һәм аны куллану буенча Республика координация үзәге оештырыла.

1953–1982 елларда Казан ГИДУВының рентгенология кафедрасында (мөдире – М.Х.Фәйзуллин) яңа фәнни юнәлеш – нейрорентгенология үсеш ала.

1980 еллар башында, илдә беренче буларак, балаларда туу вакытында зарарланган үзәк нерв системасы проблемалары өйрәнелә, әлеге тайпылышларның классификациясе тәкъдим ителә, авыруның рентген ярдәмендә ачыкланган билгеләре клиник билгеләр белән чагыштырыла (кафедра мөдире – М.К.Михайлов).

1992 елда Казан ГИДУВының рентгенология һәм радиология кафедрасы нур ярдәмендә диагноз кую кафедрасы дип үзгәртелә; Төбәкара клиник диагностика үзәге, 2 нче Республика клиник хастаханәсе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Республика онкология клиник диспансеры кафедраның базаларын тәшкил итәләр.

Травма җәрәхәтләре диагностикасы, баш миендәге кан тамырларының контраст булмаган магнит-резонанс ангиографиясе һәм нур белән дәвалау мәсьәләләре И.И.Камаловның фәнни хезмәтләрендә карала; Г.И.Володина – бавыр авыруларына, И.А.Гыйләҗетдинов сөяк системасындагы шешләргә радионуклид диагностика ясау ысулларын тикшерәләр һәм гамәлгә кертәләр.

Нур ярдәмендә диагноз куюда заманча яңа ысуллар: компьютер рентген томографиясе, магнит-резонанс томографиясе, ультратавыш ярдәмендә сканирлау кулланыла башлау медицинаның чиктәш дисциплиналары (онкология, эндокринология, неврология, гинекология һ.б.) интеграциясе киңәюгә юл ача.

Казан галимнәре тарафыннан төрле орган һәм системалар (ашказаны-эчәк тракты, үт бүлеп чыгару һәм сидек-җенес органнары системалары) авыруларын, шулай ук яралгының үзәк нерв системасы үсешендәге аномалия очракларын тикшергәндә диагноз кую алгоритмнары; гиперплазия процессларын һәм эндометрийдагы яман шешне башлангыч чорында ачыклау критерийлары (М.К.Михайлов, Р.Ф.Әкбәров) эшләнә.

Диагноз куюның заманча ысуллары гамәлгә кертелү патологик үзгәрешләрне операциягә кадәр күзәтеп бәяләү мөмкинлеге бирә.

2010 елга кадәр Казан медицина академиясе, 2 нче Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник диагностика үзәге, Республика онкология клиник диспансерында ультратавыш диагностикасы буенча 1 меңнән артык белгеч әзерләнә.

Әдәбият

Казанский ГИДУВ им. В.И.Ленина. 1920–1990. Казань, 1990.

Казанская государственная медицинская академия. 1920–1995. Казань, 1997.

Михайлов М.К. Роль и методы лучевой диагностики в современных условиях. Казань, 2000.

Автор – М.К.Михайлов, И.А.Гыйләҗетдинов