Эчтәлек

Чыгышы Кырым ханының 1572 елда Мәскәү янында руслар тарафыннан әсир ителгән туганы Дивей морзадан.

Ихтимал, Дивей морза мангыт ыругы вәкиледер, 1563 елда Кырым морзалары арасында Дивей Мангыт искә алына.

1613 елда Батыргәрәй Дивеевка рус патшасы дәүләт жалованьесы бирә.

1678 елда Дивеевлар нәселеннән Дәрбиш Теребердиевнең Кадом өязендә (хәзер Рязань өлкәсе) биләмәләре була. Кадом өязенең 1678 елгы теркәү кенәгәсендә Дәрбиш Дивеев белән аның улы Сәфәр полк хезмәтендә исәпләнәләр һәм кенәзләр дип язылалар; рәсми кәгазьләрдә аларның нәсел буыннары да шулай атала.

1685 елда Сөнчәләй һәм Арслан Аюкаев Дивеевлар һәм аларның агалары Нурай искә алына. 1699 елда Мәмли Артуганов, Мирас Нагайбәков, Мостай һәм Сәфәр Дәрбишевләрнең утарлары була.

XVIII–XIX йөзләрдә морза Дивеев Темников өязенең Бутаково, Иванково авылларында (хәзер Мордва Республикасы территориясендә) яшәгәннәр.

XVIII йөзнең беренче чирегендә морза Дивеевның улы морза Мамадалий Григорьевның Кочетбек авылында 10 крепостной крәстияне була. Пётр I нең 1713 елгы Указыннан соң Кадом өязенең Дивеев һәм Бутаков авылларында яшәүче Дивеев нәселеннән булган морзалар Бәхтияр Мостаев һәм Мамадалий Мирасовның 1713 ел крәстияне «государьга» күчереп языла.

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында Дивеевның бер өлеше Бәләбәй өязенең Каргалы (хәзер Башкортстан Республикасының Благовар районы) һәм Бәшир (хәзер Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы) авылларына күчеп утыра.

Россия империясе Сенатының 1796 ел, 1 декабрь Указы нигезендә Дивеев нәселенә дворянлык дәрәҗәсе кайтарыла, алар Түбән Новгород, Оренбург һәм Тамбов губерналары дворянлык нәсел кенәгәләренең 4 нче өлешенә, 1833 елда Пенза губерна нәсел кенәгәсенең 5 нче өлешенә кертелә. Сенатның 1852 ел, 22 декабрь билгеләмәсе буенча Сөләйман уллары Моратша белән Тимербай, Хәникә улы Габит һәм аның улы Габделхалик, Хәникә уллары Хәмит белән Вәлит, аларның уллары Рәхмәтулла, Вәлиулла, Галиулла Дивеевлар татар кенәзләре дәрәҗәсендә расланалар һәм дворянлык нәсел кенәгәсенең 6 нчы өлешенә кертеләләр.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879;

Списки дворянских родов, внесённых в родословную книгу Пензенской губернии к 1 января 1908 года... Пенза, 1908;

Савелов Л.М. Родословные записи. М., 1909. Вып. 3;

Новосельский А.А. Борьба Московского государства с татарами в ХVII в. М.–Л., 1948;

Веселовский С.Б. Ономастикон. Древнерусские имена, прозвища и фамилии. М., 1969;

Дворянские роды Российской империи. М., 1996. Т. 3;

Хайрутдинов Р.Р. Татарская феодальная знать и российское дворянство: проблемы интеграции на рубеже ХVIII — ХIХ вв. // Ислам в татарском мире. История и современность: Материалы междунар. симп. (Казань, 29 апр. — 1 мая 1996 года). Казань, 1997.

Автор – И.Р.Габдуллин