Гадәттә, бер географик зона чикләрендә урнашалар. Елгаларны классларга бүлү критерийлары сыйфатында кайвакыт гидрологик режим күрсәткечләрен кулланалар: уртача күпьеллык су чыгымы, туклану режимы һәм башкалар. Су агымының ел дәвамында даими яки җир асты су запаслары кимүе сәбәпле, кече елгалар кыска вакытка кибеп торалар.

Татарстанда, Идел, Кама, Вятка һәм Агыйдел елгаларыннан кала, чагыштырмача суы даими, шул исәптән вакытлыча кибә торган кече агымлы сулар, озынлыкларына бәйсез рәвештә, кече елгаларга кертелә. 250 км дан озынрак 4 елга (Ык, Зөя, Олы Чирмешән, Кондырча) һәм 100–250 км озынлыктагы 16 елга (Иж, Дала Зәе, Чишмә, Сөн, Илләт, Мишә, Кече Чирмешән, Гөбенә, Минзәлә, Казансу, Туйма, Бола, Олы Сөлчә, Кичү, Кырыкмас, Шушма), уртача еллык су чыгымының чагыштырмача зур булмавы аркасында, кече елгалар категориясенә керә.

Республикада якынча берничә йөз метрдан берничә йөз километрга кадәр озынлыктагы 4 мең кече елга исәпләнә. Күпчелек елгаларның озынлыгы 10 км дан кыскарак. Барлык кече елгаларның гомуми озынлыгы 20 мең км га якын. Елга челтәренең тыгызлыгы уртача 0,25–0,35 км/км2 тәшкил итә һәм 0,09–0,14 км/км2 дан (Лаеш, Спас районнары) 0,4–0,45 км/км2 га (Лениногорск, Аксубай, Зәй, Әгерҗе районнары) кадәр үзгәрә. Суның уртача еллык чыгымы 50 м3/с булган Зөя, Ык, 10–20 м3/с — Казансу, Мишә, Дала Зәе, Чишмә, Сөн, Иж, 1–10 м3/с — Бөрсет, Гөбенә, Дим, Минзәлә, Кичү һ.б. К.е.ның 50% тан артыгының су чыгымы 0,01 м3/с һәм, нигездә, зур елгаларның сулъяк ярлары буенда урнашканнар.

Елгаларның күбесендә еллык агымның 80% ка якыны язгы ташу чорына туры килә. Җәйге һәм кышкы чорда елгалар күбесенчә җир асты су горизонтларыннан туена. Әмма су иң аз вакытта күп кенә елгаларда су режимы тотрыклы түгел һәм шунлыктан алар нык кына саегалар. Казансу, Иж, Ашыт, Мишә, Гөбенә, Олы Сөлчә һәм кайбер башка елгаларга югары тотрыклы су режимы хас. Кече елгаларда ташу башлануның уртача вакыты Идел алды төбәгендә март ахырында һәм ТРның калган территориясендә апрель башында. Ташуның иң көчле вакыты апрель уртасына туры килә; кайбер елларда, яңгыр ташкыннары белән катлауланып, июнь ахырына кадәр дәвам итә. Аннан соң елгаларда су биеклеге акрынлап кими. Февраль ахырында, кагыйдә буларак, иң түбән су биеклеге урнаша. Бу чорда кече елгаларның шактый өлеше суның минеральләшүе югары (500–1000 мг/л) булу белән характерлана.

Су белән тәэмин итү чыганагы буларак, кече елгалар халык хуҗалыгы өчен зур әһәмияткә ия. Элек-электән аларда буалар, су тегермәннәре төзелгән. 1930 еллар ахырыннан, аеруча 1950 елларда, нигездә, колхоз һәм совхоз ихтыяҗлары өчен егәрлеге зур булмаган гидроэлектростанцияләр төзелә. 1960 еллар башында Зөя елгасында Дәвеш (Апас районы), Кыят (Буа районы) гидроэлектростанцияләре эшли. 1960 еллар ахыры — 1970 еллар башында кече елгалар бассейнында буалар һәм ирригация системалары күпләп төзелә башлый. Ул елларда сугарыла торган җирләрнең гомуми мәйданы 230 мең га тәшкил итә. Татарстанда күп кенә кече елга тугайларындагы болыннар печәнлек һәм көтүлек җирләре буларак файдаланыла.

Гомумән алганда, елгалар системасы торышында кече елгаларның халәте чагыла, чөнки алар зур елгаларны туендырып тора. Антропоген тәэсирләрнең көчәюе кече елгаларның саегуына, пычрануына, кайбер вакытларда бетүенә китерә. Су саклау зоналарында җир өсте сулары агышының шактый артуына китерүче (тиңдәшле рәвештә елгаларны туендыручы җир асты сулары агышы кими) һәм туфрак эрозиясен барлыкка китерүче җир сөрү эшләре (тиңдәшле рәвештә каты агымнарның елга юлына керүе) аеруча куркыныч. Кече елгаларда су торышы аның ярларында хуҗалык эшчәнлеге алып баруның санитар-экологик нормаларын үтәве белән бәйле.

Кече елгаларның су ресурсларын нәтиҗәле файдалану сәнәгать суларының, терлек фермалары агынтыларының, кырлардан юылган ашламаларның һәм башкаларның тискәре йогынтысын бетерүне таләп итә. Кече елгаларның деградация процессын акрынайту, аларда су күләменең кимүен бетерү, фәкатъ, комплекслы дәүләт чаралары үткәргәндә генә мөмкин.

30 кече елгалар (шул исәптән Ык, Дим, Кече Чирмешән, Чишмә, Дала Зәе, Зөя, Үләмә, Сөлчә, Казансу, Мишә) — ТРның табигать истәлеге (1978).