- РУС
- ТАТ
ТРда төр составы җитәрлек өйрәнелмәгән.
Ике семьялык: сколияләр (Scoliidae) һәм тифияләр (Tiphiidae) вәкилләре билгеләнгән. T
iphia femoratа киң таралган; Нурлат, Чирмешән һәм Баулы районнарында ара-тирә дүрт нокталы сколияләр (Scolia guadripunctata) очрый. Урман буйларында һәм куаклар арасында яши.
Ана затлар күкәйләрен төрле пластинкамыеклы коңгызларның (бронзаклар, боланчык, мәрмәр коңгыз һәм башкалар) личинкаларына сала. Шөпшә личинкалары коңгыз личинкалары белән туена, аннары 5-40 см тирәнлектә туфракка күмеләләр һәм, кузы эрләп, шунда кышлыйлар. Олы затлар җәй уртасыннан сентябрьгә кадәр очалар, серкә һәм чәчәк нектары белән туеналар. Аз санлы булганлыктан, үсемлекләрне серкәләндерүдә әһәмияте юк.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.