- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы поселок. Зеленодольск шәһәреннән 17 км көнчыгыштарак, Казан−Түбән Новгород автомагистрале буенда урнашкан
Поселок 1910 елларда удел ведомствосы җирләрендә нигезләнә. Күчеп килүчеләрнең шактый өлешен Чабаксар өязе крәстияннәре тәшкил итә.
Нигез салынган көннән Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Новопольский авыл җирлеге үзәге.
1966 елдан поселок “Овощевод” совхозы составында (үзәк утары Әйшә авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).
2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (элек тулы булмаган урта мәктәп). Китапханә (1960 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан) бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.