Эчтәлек

1834 елда сәүдәгәр һәм китап сатучы А.Г.Мясниковның (1806–1863) шәхси китап кибете каршында ачыла. Санкт-Петербург, Мәскәү, Новгород, Ярославль, Харьков шәһәрләренең китап ярминкәләрендә сатып алынган китаплар хисабына туплана бара; анда каталог һәм библиографик күрсәткечләр була.

Бу китапханә казанлылар арасында абруй казана: 1841 елның икенче яртысында китапханә ай саен 18–25 кешегә (студентлар, түрәләр, мещаннар, сәүдәгәрләр) хезмәт күрсәтә.

Монда төрле белем өлкәләренә караган китаплар, беллетристика, шулай ук француз, немец телләрендә әдәбият, вакытлы матбугат (1843 елда – 20 ләп, мәсәлән, «Современник», «Отечественные записки», «Сын Отечества») була. Җирле басмаларның бай тупланмасы: Н.И.Лобачевский, Н.Н.Зинин, И.М.Симонов һәм Казан университетының башка галимнәре хезмәтләре; «Казанские известия», «Казанский вестник», «Прибавление к «Казанскому вестнику», «Казанские губернские ведомости», «Заволжский муравей», «Учёные записки Казанского университета» һ.б. газета һәм журнал төпләмәләре китапханәдә саклана.

1863 елда хуҗасының вафатыннан соң ябыла.

А.Г.Мясников архивы Казан университетының Фәнни китапханәсендә саклана.

Әдәбият

Васильев П.П. Частные библиотеки в Казани // Журнал Министерства народного просвещения. 1863. Ч. 119.

Агафонов Н.Я. Казанское книжное дело. Казань, 1866. Выпуск 1.

Шишкин В.И., Щелыванова Ж.В. Казанские частные библиотеки для чтения 30–60-х годов ХIX века // Библиотека Казанского университета: фонды, раритеты, история...: Сборник статей. Казань, 1989.

Парамонова Н.Б. Г.И. и А.Г.Мясниковы – книготорговцы русской провинции первой половины XIX века // Книга в России XVII – начала XIX в.: Проблемы создания и распространения. Л., 1989.

Автор – Г.Г.Габделганиева