Эчтәлек

1727 елда хөкүмәт вазифаларын башкаручы Сенат тарафыннан 1724 елның 30 декабрендә кабул ителгән фәрман нигезендә оештырыла. Старосталар ел саен сәүдәгәрләр җәмгыятьләре әгъзаларыннан, русларда һәм татарларда аерым сайлана. Татар һәм рус сәүдәгәрләре җәмгыятьләре фәкать үз җәмгыятьләре эшләре белән генә шөгыльләнәләр. Аларның вазифасына сәүдәгәрләрнең гаилә исемлеген төзү, Сәүдәгәрләр җәмгыятенә кабул итү һәм аннан чыгару, казнага кергән салым-җыемнарны бүлү, ятимнәр мәхкәмәсендә әгъза буларак катнашу керә. Кандидатураларны губернатор раслый.

Сәүдәгәрләр старостасы вазифасы 1918 елда Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары Советы Декреты нигезендә 1917 ел 10 ноябрь Декреты нигезендә бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 7;

Собрание узаконий и распоряжений рабочего и крестьянского правительства. П., 1917. № 3.

Автор – Л.М.Айнетдинова