Эчтәлек

Девальвациянең сәбәбе – инфляция, түләү балансы дефициты барлыкка килү.

Акча системасының эволюциясе процессында девальвация төшенчәсе дә шактый үзгәрешләр кичерә. Металл акчалар әйләнеше вакытында девальвация алтын яки көмеш белән тәэмин ителгән акча бәһасе билгеләренең рәсми рәвештә төшүен белдерә һәм ил эчендәге акча әйләнешен тотрыкландыру ысулы булып тора. Сугышлар, сәяси яки социаль афәтләр белән бәйле рәвештә акча әйләнеше чыгырыннан чыкканда иң түбән нисбәттәге металл акчалар яңага алмаштырыла.

1930 елларда акча берәмлегенә туры килгән алтынга алмаштыру туктатылу белән девальвация кайбер илләрнең тышкы базарда конкурентлык позициясен ныгытуга юнәлтелә һәм валюта сәясәте ысулы буларак кулланыла башлый. Чит илдән кертелгән товарларга бәяләрне автоматик рәвештә арттыру һәм чит илгә әйберләр чыгаруны стимуллаштыру белән девальвация илдә инфляция процессларын үстерүгә ярдәм генә итә. Ул халыкның, бигрәк тә дәүләт бюджетыннан керем алучы катлауның тормыш дәрәҗәсен төшерүгә китерә.

1998 елда Россиядә сумның девальвацияләнүе (3 мәртәбә) сикерешле инфляция (84,4%), финанс системасына һәм банкларга ышаныч кимү, икътисадта базар финанславы мөмкинлекләренең чикләнүе белән бара. Шуның белән бергә сумның девальвацияләнүе макроикътисадның тотрыклылыгын эзлекле рәвештә торгызу өчен алшартлар да тудыра.

1998-2002 елларда РФ һәм Татарстан Республикасында чит илгә товар чыгаруга юнәлтелгән тармаклар (Татарстан Республикасында вертолётлар төзү) өзлексез үсә, чит илдән кертелгән продукция кыйбатлана, илнең сәнәгать товарлары җитештерү күләме арта, түләү балансы, бюджет торышы да яхшыра бара. Әмма девальвациянең уңай тәэсире инфляциягә каршы чаралар системасында кыска вакытлы гына. Девальвация инфляцияне, бюджет һәм тышкы сәүдә балансындагы дефицитны, валюта кыенлыкларының төп сәбәпләрен бетерә алмый.

Әдәбият

Денежное обращение и кредит при капитализме. М., 1989;

Нуреев Р.М. Деньги, банки и денежно-кредитная политика. М., 1995;

Общая теория денег и кредита. М., 1995;

Финансы, денежное обращение и кредит. М., 2000.

Автор – Т.А.Денисенко