Эчтәлек

Гомер еллары: ? —  1774 елның 7 феврале.

Бөгелмә идарәчелеге Абдул авылы ясаклы крәстияне.

1773 елның көзендә Е.И.Пугачёв ягына күчә, баш күтәрүчеләр отрядын туплый (иң элек 200 кешедән тора). Бөгелмә районында хәрәкәт итә.

1774 елның гыйнвары ахырында Чирмешән ныгытмасына бәрелештә катнаша. Әсир ителә һәм 2 февральдә Казан яшерен комиссиясенә җибәрелә. Җәзалап үтерелә.

Әдәбият

Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании. К.,1973.

Автор — И.Р.Вәлиуллин