Тарихы

Авыл 1747 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2117 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулино волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан – Лениногорск, 1959 елның 26 мартыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Кодаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Кызыл Чишмә авылы белән бергә “Кызыл куак” колхозы (беренче рәисе – Миңнеханов) оештырыла, 1959 елда М.Җәлил исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1991 елдан “Иркеннефть” нефть-газ чыгару идарәсенең М.Җәлил исемендәге 2 нче агроцехы, 1997 елдан “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең М.Җәлил исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык, 1968 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 2000 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәптә музей эшли (1990 елдан, оештыручысы – Н.А.Мөэминов), экспонатлар арасында мөфти Р.Фәхретдин имзалаган имам шәһадәтнамәсе (1929 ел) бар.

Хәзер авылда китапханәле мәдәният йорты (1940 елдан, 1984 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1977 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1958 елдан), “Миргазиян” мәчете (1996 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Я.Т.Газизов (1936 елда туган) – икътисад фәннәре кандидаты, профессор, ТРның атказанган икътисадчысы;

М.Г.Галиев (1911–?) – “Кызыл куак” колхозы рәисе, Ленин ордены кавалеры, авылның бер урамы аның исеме белән атала;

Ә.М.Галләмов (1921 елда туган) – полковник, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1859 елда – 770,
1889 елда – 823,
1897 елда – 1317,
1908 елда – 1378,
1920 елда – 1666,
1926 елда – 1544,
1938 елда – 1161,
1949 елда – 1043,
1958 елда – 1028,
1970 елда – 920,
1979 елда – 672,
1989 елда – 538,
2002 елда – 842,
2010 елда – 744,
2015 елда – 762 кеше (татарлар).