Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук урындык һәм кәрзин үрү, тарантас ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2150,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сизнер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Смәил авыл җирлеге үзәге.

1933 елда авылда Шаумян исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – С.Дибитаев), 1997 елда “Смәил” колхозы итеп үзгәртелә. 2009 елдан “Смәил” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1939 елда – урта, 1945 елда – башлангыч, 1967 елда урта мәктәп (1982 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1999 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла (оештыручылары – Ф.Зәкиев, Г.Әүһәдиева).

1945–1955 елларда балалар йорты эшли.

Мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1933 елда уку өе ачыла), балалар бакчасы (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Авыл тирәсендә XVI йөзнең беренче яртысы эпиграфик истәлекләре – кабер ташлары сакланган, изге чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Гыйльметдинов (1913–1944) – Советлар Союзы Герое (мәдәният йорты янында аның бюсты куелган, скульпторы – Г.Г.Гыйззәтуллин).

Халык саны

1859 елда – 1467,
1884 елда – 1617,
1905 елда – 1840,
1926 елда – 1792,
1938 елда – 1572,
1949 елда – 942,
1958 елда – 804,
1970 елда – 998,
1979 елда – 894,
1989 елда – 781,
2002 елда – 804,
2010 елда – 791,
2015 елда – 812 кеше (татарлар).