Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Поскан Котаймас, Түбән Норма исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1367,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Норма авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл ил” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Гыйззәтуллин), 1950 елдан Сталин исемендәге колхоз составында, 1961 елдан “Коммунизмга” колхозы итеп үзгәртелә, 1963 елда Тимирязев исемендәге колхоз составында, 1995 елдан Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы нигездә кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә, Тимирязев исемендәге, “Профиль”, “Управление”, “Юлчы”, “МДСУ-1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә эшли.

Авылда балалар бакчасы (1971 елдан), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, дәвалау амбулаториясе, мәчет (1995 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Фәхретдинов (1937–2014) – археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 17 ир-ат;
1859 елда – 654,
1897 елда – 636,
1908 елда – 684,
1920 елда – 750,
1926 елда – 785,
1938 елда – 846,
1949 елда – 623,
1958 елда – 658,
1970 елда – 764,
1979 елда – 1196,
1989 елда – 1445,
2002 елда – 1341,
2010 елда – 1287,
2015 елда – 1318 кеше (татарлар).