Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту, тимерчелек, тире иләү, туку, тегүчелек, сәүдә эше тарала.

Авыл Себер трактында урнашкан (монда аның бер өлеше сакланган).

XVIII йөз ахырында авылда сәүдәгәр М.Рахмандиевның күн эшкәртү заводы, 2 су тегермәне эшли.

XX йөз башында почта станциясе, арестантларны төн кундыру йорты урнаша, мәчет (1866 елда төзелә), мәдрәсә, юлаучылар йорты, 4 вак-төякләр кибете, су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 881 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 февраленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Карадуган авыл җирлеге үзәге.

1931 елда авылда “Карадуган” колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Габсәләмов), 1935 елда “Мәгариф” колхозы итеп үзгәртелә, 1950 елдан Калинин исемендәге колхоз, 1994 елда “Игенче” колхозы итеп үзгәртелә, 1995 елдан авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1925–1930 елларда авылда – өс-баш һәм аяк киемнәре тегүгә, чигүгә өйрәтә торган һәнәри мәктәп (соңрак Арча шәһәренә күчерелә), 1926–1960 елларда –  “Кызыл мехчы” артеле, 1960–2011 елларда мебель берләшмәсе була.

Хәзер халкы күбесенчә “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – тулы булмаган урта, 1956 елда – сигезьеллык, 1978 елда – урта, 2015 елда – Бакый Зыятдинов исемендәге гимназия итеп үзгәртелә.

Хәзер мәдәният йорты, балалар бакчасы (1980 елдан), китапханә (1930–1950 елларда уку өе), Балтач балалар сәнгать мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты, спорт мәйданчыгы, “Хөсәеновлар” мәчете (2007 елда ачыла) бар.

Авылда М.Җәлил (1976 елдан) һәм “Себер тракты тарихы” (1995 елдан) музейлары эшли: экспозициянең мәйданы 245 кв.км, 5 меңнән артык саклау берәмлеге бар (оештыручысы – Б.Ш.Зыятдинов).

М.Җәлил музее экспонатлары арасында – М.Җәлилнең 1930 еллар башында М.Таһировага бүләк иткән мандолинасы, Х.Якупов картинасы, Б.Урманче эшләгән М.Җәлил бюсты бар.

Музей сәүдәгәр М.М.Мөлековның ике катлы йортында урнаша. Бина 1911 елда төзелә, беренче катта келәтләр, икенче катта кунакханә бүлмәләре була. Псевдорус юнәлешендә эклектик стильдәге торак архитектурасы истәлеге.

Күренекле кешеләре

И.Г.Гәрәев (1931–1988) – РСФСРның атказанган юристы, ТАССРның Югары мәхкәмә әгъзасы (1966– 1969), ТАССР МС каршындагы Дәүләт арбитражы баш арбитры (1969 елда);

Р.К.Шәрәфиев (1939 елда туган) – журналист, публицист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 57 ир-ат;
1859 елда – 244,
1897 елда – 549,
1908 елда – 617,
1920 елда – 591,
1926 елда – 474,
1938 елда – 408,
1949 елда – 344,
1958 елда – 312,
1970 елда – 479,
1979 елда – 496,
1989 елда – 468,
2002 елда – 577,
2010 елда – 536,
2015 елда – 588 кеше (татарлар).