Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Вәрәш Катмыш исемнәре белән телгә алына.

1861 елга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, умартачылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 463,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Мөслим авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Якты юл” колхозы  оештырыла. 1958 елда берләштерелгән “Путиловец” колхозы (Мөслим авылы) составына керә, 1961 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1994–2005 елларда “Чулпан” күмәк предприятиесе, 2002 елдан “Исламов” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. 2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Катмыш туктаулыгы (неолит чоры), Катмыш авыллыгы (Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1858 елда – 122,
1870 елда – 135,
1884 елда – 126,
1913 елда – 233,
1920 елда – 267,
1926 елда – 206,
1938 елда – 244,
1949 елда – 268,
1958 елда – 224,
1970 елда – 222,
1979 елда – 210,
1989 елда – 187,
2002 елда – 203,
2010 елда – 194,
2017 елда – 210 кеше (татарлар).